Газетага язылу

Татарстанда бер күпер су астында калган

Ык елгасы аша салынган күпер су астында калган Азнакай районында Ык елгасында су биеклеге күтәрелү сәбәпле, Тымытык (Азнакай районы) белән Яңа Тымытык (Башкортстанның Бакалы районы) авылларын тоташтыручы тәбәнәк күпер су астында калган.

Татарстанда бер күпер су астында калган
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр итә.

Су басуга бәйле хәлләрне күзәтүче белгечләр мәгълүматлары буенча, күпер өстеннән аккан суның биеклеге 5 метр тәшкил итә. Күпернең су астында калу сәбәбе, карның тиз эреп, су биеклеге күтәрелүгә бәйле. Торак йортларга су басу янамый. Тымытыкка транспорт йөреп тора. Биредә яшәшүчеләр өчен Башкортстанның Октябрьск шәһәре аша урау юл булдырылган. Аның озынлыгы 74 чакрым тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре