Шәһәрдәге 29 нчы янгын сүндерү частеның бүлек командиры иптәшләре белән фаҗига урынына иң беренчеләрдән булып килә. Әмма өенә исән-сау кайтырга насыйп булмый. «ВТ» хәбәрчесе батыр егет үстергән гаиләнең кайгысын уртаклашты.
Марат Түбән Кама шәһәрендәге 29 нчы мәктәптә укыган, аннан политехник көллиятендә белем алган. Армиядә Диңгез флотында хезмәт иткән. Аннан вуз тәмамлап, узган ел магистратурага кергән. Ә коткаручы булып бишенче ел эшләгән.

Марат гаиләдә бердәнбер бала булган. Дәү әнисе өйрәткән догаларны кабатлап яшәгән, уразаларны калдырмаган. Татарчасын да онытмаган.
– Кечкенәдән үк бар нәрсәгә дә өлгерергә тырышты ул. Һәр яктан сәләтле иде. Хоккейчы булырга теләгән иде, әмма каршы килдем. Катлаулы спорт төре бит. Сәламәтлеге өчен борчылдым. Зуррак үскәч, рөхсәт бирдем инде. Ишегалдында да уйнады, техникум данын да яклады. Команда белән төрле шәһәрләрдә чыгыш ясадылар. 2018 елда Казанда футбол буенча узган дөнья чемпонатында волонтер булып катнашты. Шул вакытта Бразилия җыелма командасының элекке футболчысы Роналдиньо аңа туп бүләк иткән иде, – диде табиб булып эшләүче әнисе Ләйлә Нәҗипова.
Бик ачык, ярдәмчел иде, дип искә ала ул Маратын.
– Юлында очраган кешегә булышмыйча китмәде. Армиядә чакта: «Әни, минем югары белем аласым килә», – диде. Аннан кайткач, тикшерү комитетында ярдәмче булып эшли башлады. Читтән торып юридик белем алды. Планнары зур иде, – ди Ләйлә ханым. – Патриот булды. «СВОга чакырып, повестка килсә, беркая да качмыйм, моны бурычым итеп кабул итәчәкмен», – дип әйтеп куйды. Шулкадәр төпле иде, үзебез аннан киңәшләр сорый идек.

Белем алган көллияттә Маратны кызыксынучын һәм тырыш егет дип искә алалар. Студент чакта ул, эзтабарлар отрядына язылып, Бөек Ватан сугышы узган Карелия, Волгоград, Смоленск һәм башка төбәкләрне күреп кайта. «Кешелекле булуы белән дә аерылып торды. Күңеле киң иде. Барысы белән дә дус булды, – дип искә ала көллият директоры урынбасары Валентина Богданова. – Ул укуын җиде ел элек тәмамлады. Логистика юнәлеше буенча белем алды. Шактый вакыт үтсә дә, үзен гел яхшы яктан гына искә төшерәбез. «Ел студенты» премиясен дә алган егет ул. Спорт белән шөгыльләнде. Төрле ярышларда катнашты. Музыка мәктәбен тәмамлагач, саксофонда да уйный белә иде. Бәйрәмнәрне күңелле итеп алып барды. Матур гамәлләр генә кылып яшәде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез