Шулай да кояш күрдем дип саклык чаралары турында онытырга ярамый. Чөнки урамда озак йөрдеңме – биткә шундук сипкелләр чыга. Сипкелләр булуга сөенегез, димәк, сезне кояш ярата, дисәләр дә. Косметолог Яна Клочкова, язын да, җәй айларындагы кебек, кояштан сакланырга кирәк, дип кисәтә.
Сипкелләр фәнни яктан «эфелид»лар дип атала. Алар гадәттә яз көне кояшның беренче нурларында барлыкка килә, ә көз һәм кыш айларында өлешчә юкка чыга.
– Без ничек кенә тырышсак та, кояштан качып яши алмыйбыз. Бу кирәк тә түгел, чөнки кояш нурлары – Д витамины чыганагы. Ул тирегә дә, организмга да бик кирәк. Кояш белән дуслашуның бер ысулы – кояштан саклый торган кремнар, – ди косметолог Яна Клочкова. Аларны куллану буенча да кагыйдәләр бар. Беренчедән, кояшта күпме вакыт үткәрүгә карап крем сайлап була. Иң уңайлысы – кояштан саклау күрсәткече 30 га тигез булган кремнар. Аның сүзләренчә, яз көне бит тиресен көнгә ике тапкыр чистартып, тоник сөртеп, дымландырып торырга кирәклеген онытырга ярамый. Әмма бу чистарткыч чаралар составында зур күләмдә кислота һәм С витамины булмаска тиеш. Юкса тәндә пигмент таплары пәйда булачак. Бу чаралар тиренең төренә карап сайланыла.
– Бит тиресе организмга, эчке органнарга турыдан-туры бәйле булуын да истән чыгармагыз. Витаминнар җитмәү, эчкә туклыклы матдәләр кермәү – һәммәсе дә тире төссезләнү, сулуга китерә. Әлбәттә инде, дөрес туклану турында да онытырга ярамый. Көндәлек рационда ит, йомырка, балык, углеводлар, майлар, клетчаткага бай ризыклар булырга тиеш. Язын организмны эчтән дә, тыштан да витаминнарга баету сорала. Моның өчен витаминнар комплексы куллану әйбәт. Омега-3 май кислотасы, Д витамины эчәргә киңәш ителә. Әмма аларны теләсә ничек эчәргә ярамый. Табиб белән киңәшләшергә кирәк, – диде косметолог.
Сипкелләр чыгып өлгерсә дә, кәефегезне бозмагыз. Бит тиресенә көнгә өч-дүрт тапкыр оеган сөт яки лимон суты сөртеп, сипкелләрне тоныкландырырга була. Кыяр, бакча җиләге, каен җиләге, кара карлыганнан ясаган маскалар да бит тиресен матурлата. Агарта торган кремны өйдә дә ясап була. 1 аш кашыгы лимон сутына 1 аш кашыгы 6 процентлы аш серкәсе салып, шуңа 2 чәй кашыгы кайнаган су кушарга кирәк. Бит тиресе бик коры булса, аз гына глицерин да тамызырга мөмкин. Килеп чыккан катнашманы чиста бит тиресенә сөртәсе. Петрушка суы да битне бик шәп агарта. Моның өчен петрушканы кайнар су салып төнәтергә һәм көнгә берничә тапкыр биткә сөртергә кирәк.
Кызыклы факт: быел сипкелләр дөньякүләм бьюти-трендка әйләнгән. Берәүләр бит тиресен агарту белән мәшгуль булган вакытта, икенчеләр, акча түләп, сипкелләр ясата башлаган. Шулай итеп перманент макияж осталары: «Сипкелләр кызларга табигыйлек өсти», – дигән фикерне алга сөрә. Махсус буяулар кулланып ясалган сипкелләр ел ярымнан өч елга кадәр саклана икән. Сипкелләргә мода социаль челтәрләрдә дә актив рәвештә хуплана. Аны бигрәк тә яшьләр үз иткән. Кемдер гади карандашлар белән ясалган сипкелләргә риза булса, икенчеләргә татуировка, ягъни махсус машинага беркетелгән энә ярдәмендә төрле төстәге пигментларны тире астына кертеп ясалган сипкелләр кирәк.
– Мода ел да үзгәреп тора, бит тиресенә махсус ясалган сипкелләрне юып төшереп кенә котылып булмаячак. Шуңа күрә бигрәк тә яшьләргә чама хисен белеп эш йөртергә киңәш итәр идем, – ди Яна Клочкова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез