Газетага язылу
  • Фото: tatarstan.ru

Башкалада «ЭНЕРГОПРОМ-2026» Казан халыкара электр энергетикасы форумы уза

Татарстан электр энергиясен куллану күрсәткече үсеше буенча ил күләмендә беренче бишлеккә керә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта «ЭНЕРГОПРОМ-2026» Казан халыкара электр энергетикасы форумында әйтте. Форум бу елдан федераль статуска ия.

1–3 апрельдә уза торган форумда Россия Энергетика министры Сергей Цивилев та катнашты. «Ышанычлы энергия белән тәэмин итү – икътисад үсешенең нигезе. Без энергетикларыбызга рәхмәтле. Илнең иминлеге һәм үсеше, халыкның яшәү шартлары аларның эшенә бәйле», – диде Рөстәм Миңнеханов форумның ачылыш тантанасында. Ул, җыенда катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәт белдереп, быел форумның федераль статуска ия булуын да билгеләп үтте.

«ЭНЕРГОПРОМ» – электр энергетикасы өлкәсендә тармак үсешенең көн кадагындагы бурычларын хәл итүгә, шулай ук илнең 2050 елга кадәр исәпләнгән Энергетика стратегиясен гамәлгә ашыруга багышланган әйдәп баручы мәйдан.

Сергей Цивилев билгеләп үткәнчә, форумның әһәмияте Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә арта. «Җыен кысасында нәрсәләргә ирешүебезне һәм кайсы юнәлештә үсүебезне күрсәтәчәкбез. Быел биредә катнашучылар саны ике тапкыр күбрәк», – диде ул. Кунаклар форум кысасындагы күргәзмәне дә карады. Аның эшендә Кытай, Белоруссия, Кырыгызстаннан һәм илнең 20 дән артык төбәгеннән электр энергетикасы өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр тәкъдим ителгән.

Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта билгеләп үткәнчә, быел «ЭНЕРГОПРОМ» эшендә Белоруссия, Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан энергия тармагы вәкилләре, шулай ук Кытай, Монголия, Һиндстан һәм Йәмәннән бизнес-хезмәттәшләр катнаша. Татарстан Рәисе әйтүенчә, республика тотрыклы үсешен дәвам иттерә.

– Соңгы ун елда республиканың энергосистемасы куәте 16 процентка артты һәм 8,9 ГВт тәшкил итә. Электр энергиясен эшләп чыгару үсеше, 43 проценттан артып китеп, 31 млрд кВт сәгатькә җитте. Узган ел куллану күрсәткече – 37 млрд кВт сәгать, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, республиканың энергетика системасы үзе өчен яңа шартларда эшли һәм кулланылган куәтләр күрсәткечен даими яңарта. «Югары технологияле җитештерүләр барлыкка килү белән безнең алда яңа зур бурыч – 1,5 ГВт яңа генерацияләү куәтләрен төзү тора. Белемнәребезне һәм компетенцияләребезне берләштереп, без киләчәк энергетикасын булдырабыз», – диде Татарстан Рәисе.

«Новиком Банк»ның форум кысасында узган эшлекле иртәнге ашында Сергей Цивилев илнең финанс учреждениеләрен энергетика өлкәсендәге компетенцияләрне үстерергә һәм бергәләп ягулык-энергетика комплексын үстерергә өндәде. Аның сүзләрен Рөстәм Миңнеханов та хуплады. «Банклар энергетика тармагын яхшырак аңларга тиеш. Республика белән «Новиком Банк» арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган. Бу – безнең стратегик хезмәттәш», – диде ул. Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев форумда хезмәттәшлек турында документларга кул кую тантанасында катнашты.

«Казан Экспо»да БДБның электр энергетикасы советының 68 нче утырышы узды. «Форум кырларында совет үткәрү күркәм традициягә әверелде, – диде БДБның электр энергетикасы советы президенты Сергей Цивилев. – Биредә актуаль мәсьәләләр, хезмәттәшлек юнәлешләре, шулай ук энергетиканың гадел һәм тотрыклы моделен төзү юнәлешен формалаштыру кирәклеген билгели торган дөньякүләм ягулык-энергетика комплексы өлкәсендәге заманча тенденцияләр турында фикер алышабыз. Бу алымнар ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә тигез хокуклы хезмәттәшлекне, энергиядән, инфраструктурадан тигез файдалану мөмкинлеген, технологик урталыкны, һәр төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып, барлык ягулык төрләрен, энергия чыганакларын куллану мөмкинлеген һәм гадел – спекулятив түгел, ә нәкъ менә гадел – бәя кую механизмнарын җайга салачак».

Форумның беренче көнендә Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Кыргызстан энергетика министры Таалайбәк Ибраев белән очрашты. Яклар үзара файдалы элемтәләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште. Татарстан Рәисе әйтүенчә, узган ел йомгаклары буенча ике арада товар әйләнеше арткан һәм аны тагын да үстерү мөмкинлекләре бар. Таалайбәк Ибраев җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде.

Үзбәкстанның энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмүдев белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук, ике арада товар әйләнеше артуны билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул, 13,5 процентка үсеп, 427 миллион доллардан артып киткән. Сөйләшү барышында яклар энергетика, нефть эшкәртү һәм сәнәгать кооперациясен үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлекне киңрәк җәелдерү турында фикер алыштылар. Чит илләрдәге хезмәттәшләребезне быел май аенда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында да көтәләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре