Үземнең машинага күз дә ташламадым. Эшкә килеп туктагач, дуслар белән кул биреп күрештек тә, берсе: «Машинаң белән бәрелгәнсең икән», – диде. Икенчесе: «Кайчан бәрдердең?» – дип өстәде. Менә шушы сорау мине аптырашта калдырды да инде. Әйтерсең лә моннан бер атна элек булган хәл турында сүз бара. Шуңа күрә әлеге дуска «бүген» диясе урынга: «Узган атнада», – дип әйтеп ташладым. Ә ул: «Кичә бернәрсә дә юк иде бит», – ди. «Бүген» дияргә телем бармый гына бит! Бу үҗәтләнү, киресен сукалау түгел. Бу вакыт аралыгын сизми башлау галәмәте, ниндидер бер саташу кебек иде. Эш бүлмәмә кереп утыргач, интернеттан вакытны оныту турында мәгълүматлар эзли башладым. Була икән андый хәл. Көнне, сәгатьне оныту, әйтеп бирә алмау «дисторсия» дип атала икән. Вакыт аралыгында адашу сәбәпләренең берсе көчле хисләр кичерүгә бәйле, дигәннәр.
Бер уйлаганда, артка чигенгәндә кеше машинасын бәрдергәч, әллә ни коелып төшмәдем кебек. Машина хуҗасы – яшь кенә кыз белән уйнап-көлеп сөйләшеп тә тордык әле. Ул – журналист, ягъни каләмдәшем дә булып чыкты. Бәлки шуңадыр, бик тиз уртак тел таптык, машинаны бергәләп төзәттерербез, дип килештек. Ярый, монысы булды да ди, тик менә вакыт аралыгында адашу хисе мине ике атна чамасы эзәрлекләде.
Өйдәгеләр дә шикләнә башладылар. Кайбер көнне хатыным: «Эшкә ничәдә чыгып китәсең?» – дисә, мин бүген атнаның нинди көне икәнен сорый башладым. Ярый әле моны шаярту дип кабул итәләр. Дөрес, җәмәгатемнең йөзендә бераз гаҗәпләнү чалымнары күренеп ала. Керделе-чыктылы сүзләремә эштәгеләр дә әллә ни игътибар итми, чөнки уен-көлке белән сөйләшергә, башны җүләргә салырга яратуымны беләләр. Тик һәр нәрсәнең бер чиге була бит. Якын дусларымның берсе адашуымның озаккарак сузылуына борчылып, белгечкә күренергә киңәш итте.
«Үзең бар!» – димәкче идем дә туктап калдым. Кайбер кешеләр шикелле, булмаган авыруны эзләп табарга яратмыйм. Табиб синнән берәр зәхмәт таба алмаса, үзен табибка санамый, диләр бит. Шулай да бер таныш психологым миңа телефон аша кайбер киңәшләр бирде. Аның сүзен тыңлап, өйдә иң күренә торган урынга календарь элеп куйдым, көндәлек план белән яши башладым. Алай гына да түгел, планның ничек үтәлешен дә тикшереп барам әле. Алай гына да түгел, көндәлеккә язылган кайбер гыйбрәтле хәлләргә нигезләнеп, газетага мәкаләләр дә бирәм. Шөкер, адашулар бетте кебек. Шулай да, язмаларымда кайбер сәер сүзләр-фикерләр очраса, миңа языгыз, хәбәр итегез, хөрмәтле укучыларым! Ярый әле машина бәрдердем, ярый әле дуслар кыйммәтле киңәш бирде. Юкса бу язма дөнья күрмәгән булыр иде. Теләсә нинди күңелсез хәлләрдә дә бер-бер яктылык күрергә омтылып яшәүгә җитми инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез