Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә «ЭНЕРГОПРОМ-2026» Казан халыкара форумына нәтиҗә ясады.
Форум 2-3 апрельдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Быел Россия Энергетика министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы ярдәмендә "ЭНЕРГОПРОМ" федераль статуска ия булды.
"Россия Энергетика министры Сергей Евгеньевич Цивилев форумда ике көн эшләде, федераль предприятиеләрне һәм программаларны җәлеп итте. Форум бөтенләй башка масштабка ия булды: катнашучылар саны ике мәртәбә күбрәк, 9 чит ил делегациясе, Россиянең 23 төбәгеннән, 117 компаниядән вәкилләр. Форум кысаларында берничә килешү имзаланды", - диде республика Рәисе.
Ул форумның бай эшлекле программасын билгеләп үтте. Зур блок яшьләр тематикасына, шулай ук ТЭК предприятиеләренең кибериминлеге мәсьәләләренә багышланган иде. "Энергетика министры кибериминлек буенча эшкә нәтиҗә ясады. Бу бик җитди тема, бигрәк тә безнең ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре өчен. Алар өлешчә киберянауларга дучар. Гомумән алганда, форум югары оештыру дәрәҗәсендә узды дип саныйм. Бу эшкә җәлеп ителгән һәркемгә рәхмәт», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез