Газетага язылу

Цифрлаштыру заманында Тукайның мирасын ничек мәңгеләштерергә?

Бүгенге цифрлаштыру заманында Тукайның мирасын ничек мәңгеләштерергә? Әлеге эшләрне ничек итеп дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә һәм иҗтимагый юнәлеш белән берләштерергә? Татарстан Фәннәр академиясендә узган халыкара фәнни конференциядә шушы һәм башка сорауларга җавап эзләделәр.

Цифрлаштыру заманында Тукайның мирасын ничек мәңгеләштерергә?

«Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» дип аталган бу чарада чит ил кунаклары да катнашты.

«Шагыйрьнең әйтеп-язып калдырган нәсыйхәтләре бүген дә үлемсез, бүген дә проблемаларны хәл итәргә булыша». Бу – Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләре. Ул конференцияне файдалы фикер алышуга тиңләде, академиянең Тукай мирасын саклау буенча эшләнгән һәм эшләнәчәк гамәлләренә югары бәя бирде.

«Без юбилей чаралары үткәрү белән генә шөгыльләнмибез, ә гаять катлаулы тикшеренү эшләре дә алып барабыз. Нәтиҗәдә тарихның моңарчы ачылмаган битләре белән танышып торабыз. Бу өлкәдә Татарстан гына түгел, чит ил галимнәре дә хезмәт куя», – диде Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бу җәһәттән.

Әлеге фикерне конференциянең модераторы, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова дәвам итте.

– Конференция кысасында без Габдулла Тукайның мирасын барлап кына калмыйбыз, аның иҗатын дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында шагыйрь исемен мәңгеләштерү юлларын эзлибез. Бу хакимият һәм галимнәр арасында диалог кебек килеп чыга. Бүген Тукай истәлегенә музейлар ачылган, Казан аэропорты, китапханәләр аның исемен йөртә, башкалабызда, Россиянең бик күп төбәкләрендә урамнар аның исеме белән аталган. Иҗтимагый оешмалар шагыйрь мирасын торгызу өчен күп эш алып бара. Ләкин шул ук вакытта әлеге эшләрне дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү, бергәләшеп эшләү җитми кебек, – диде. 

Конференциянең программасы Габдулла Тукай турындагы истәлекләрне Җир шарында сибелеп яшәгән татарлар арасында, төрки дөньяда гына түгел, халыкара киңлектә дә саклауны, мәгълүмат таратуны күздә тотып төзелгән. Шул уңайдан анда катнашучылар да төрле өлкә белгечләре – тарихчылыр, әдәбиятчылар, сәнгатьчеләр, музей хезмәткәрләре. География дә бик киң: галимнәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбургтан, Төркиядән, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларыннан килгәннәр. Иң мөһиме, шагыйрьне мәңгеләштерү эшен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк, дигән хыял тормышка аша башлаган дип уйларга кирәк.

Хакимияттән, министрлыклардан, илчелекләрдән вәкилләр килү әнә шул хакта сөйли. Тукайның мирасын барлау-саклау буенча аларның әйтергә теләгән сүзләре дә, юнәлешләре дә төрлечә булды. Татарстан Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментында идарә башлыгы Данил Мостафин: «Тукайның җәмәгать эшлеклесе буларак потенциалы нинди булуын ачыкларга кирәк», – дигән юнәлеш бирде. Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Тукай булган урыннарны берләштереп, күпер салырга, бергә-бергә эшләргә кирәк, шәхеснең мирасын мәңгеләштерү – уртак эшебез», – дигән фикерен әйтте. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: «Шагыйрьнең иҗаты, вакыт сынавы үтеп тә, заманча яңгырашлы, әйтерсең лә бүгенге проблемаларны күтәрә», – дип билгеләп үтте. Шуңа күрә мәктәпләрдә, балалар бакчасында Тукай иҗаты төп урынны алып торырга тиешлеген җиткерде.

Россия төбәкләреннән, чит республикалардан килүчеләр дә әйтелгән фикерләрне бик теләп хупладылар.

– Тукай ул – безнеке дә, – диде бу җәһәттән Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков. – Аның аңлы тормышы Җаекта башланган, шунда татар телендә беренче тапкыр «Фикер» газетасын нәшер иткән. Бездә Тукай истәлекләрен барлап торган музейлар эшли, төрле шәһәрләрдәге урамнарга Тукай исеме бирелгән. Ел саен туган көнен билгеләп үтәбез. Галимнәребез дә зур эшләр башкара. Без бу өлкәдә Татарстан белән бергәләп эшләргә һәрвакыт әзер.

Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап нәшер ителгән ике китабы конференциядә катнашучыларга бүләк итеп бирелде. Аларның берсе татар һәм рус телләрендә «Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе» дип атала. Анда 249 лауреат турында мәгълүмат бирелгән. Җитәкчеләр, бу басма премиянең дәрәҗәсен арттырырга да ярдәм итәр, дип өметләнәләр. Икенчесе – татар телендә «Габдулла Тукай: библиографик күрсәткеч». Мондый әсбап соңгы тапкыр 2016 елда эшләнгән, яңасы 220 берәмлеккә тулыландырылган. Шулай ук кунакларны фойеда Тукай истәлегенә багышланган күргәзмә дә көтә иде. Анда шагыйрь тормышына, иҗатына кагылышлы фотографияләр, документлар куелган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре