Марат Әхмәтов иң элек Егоркино авылындагы урта мәктәпне барып күрде. Биредә белем рус телендә бирелә, туган тел буларак чуаш телен өйрәнәләр. Хәзерге вакытта 55 бала белем ала. Сүз уңаеннан, райондагы халыкның дүрттән бер өлеше (ә бу – 13 меңгә якын кеше) – чуашлар. Мәктәп директоры Екатерина Кыргызова әйтүенчә, балалар туган телен кызыксынып өйрәнә.
Марат Әхмәтов әлеге мәктәптә чуаш телен өйрәнү буенча район күләмендә үзәк төзергә тәкъдим итте. «Күрше районнарны да кертеп, Кама аръягы зонасында 50 меңнән артык чуаш яши. Егоркино мәктәбендә чуаш телен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча инновацион методик үзәк төзергә кирәк. Күршеләр килеп тәҗрибә уртаклашсын өчен, үзәкне яңа методик материал белән тәэмин итәргә кирәк», – диде Марат Әхмәтов.
Советлар Союзы Герое Михаил Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә 700 гә якын укучы рус һәм татар телләрендә белем ала. Анда Марат Әхмәтов спектакль карады, шулай ук түгәрәкләр һәм секцияләр эше белән танышты. Зур кунак Нурлатның «Алсу» балалар бакчасында да булды.
Район җитәкчелеге һәм активы белән узган утырышта Нурлат мәгариф учреждениеләренең туган телләрне, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. «Шәһәр – шәһәр инде ул, Нурлатта мохит нигездә рус телендә, әмма шул ук вакытта укытучылар да, укучылар да саф татар телендә иркен сөйләшә, укый, түгәрәкләрдә шөгыльләнә, – диде Марат Әхмәтов журналистларга. – Балаларның туган телләрендә шулай иркен аралаша алуына гаҗәпләндем. Туган телне саклау буенча балалар бакчасы һәм гимназия тәҗрибәсен күрше районнарга да тәкъдим итәргә була. Бу мәсьәләләр район хакимиятенең даими игътибарында тора, ә мәгариф учреждениеләре моның белән җаваплы һәм нәтиҗәле шөгыльләнә».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез