Ни өчен Россия СВОдагы югалтулары турында мәгълүматларны дөньяга чыгармавын аңлаттылар

Кремль Россиянең махсус хәрби операция үткәрү зонасындагы югалтулары турында мәгълүмат бирми. Бу мәсьәлә буенча Оборона министрлыгы җавап бирә. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән һәм югалтулар турында мәгълүматларның дәүләт сере булып торуын, аларны таратуның аерым бер тәртибе барлыгын аңлаткан. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Песков журналистларның, Кремль Россиянең 50 мең хезмәткәрен югалтуы турында мәгълүматны раслый аламы, дигән соравын шулай җаваплаган. “Кремльдә бу җәһәттән мәгълүмат бирелми. Аны бары тик Оборона министрлыгыннан гына алырга мөмкин”, – дип билгеләп үткән Президентның матбугат секретаре.

Шул ук вакытта массакүләм мәгълүмат чаралар вәкилләре мәгълүматларны таратмауның “Дәүләт сере турында” законгамы, әллә аны дөньяга чыгарырга теләмәүгә бәйлеме икәнен аңлатуны сораган. Кремль вәкиле бу җәһәттән биредә закон турында сүз барганлыгын әйткән.

“Әлбәттә, махсус хәрби операция үткәрелеп килгән бер мәлдә “Дәүләт сере” турында законны һәм мәгълүматны таратуның аерым бер тәртибен үтәргә кирәк. Шул ук вакытта бу мәсьәлә фәкать Оборона министрлыгы җаваплылыгына керә”, – дип йомгак ясаган сүзенә Песков.

Исегезгә төшерәбез: Россия оборона министры Сергей Шойгу апрель башында быел Украинаның инде 80 меңнән артыграк хәрби хезмәткәрен югалтканлыгын белдерде. 27 февральдә исә ул махсус хәрби операция башланганнан бирле дошманның 444 меңнән күбрәк кешесен югалтуы турында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү