Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советына сайлауда катнашу-катнашмавы турында әйтте

 

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү чарасында катнашу өчен документлар тапшырды. Ул шулай ук бу елның көзендә республика парламентына узачак сайлауда катнашу-катнашмавына бәйле фикерен әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ул әле сайлауда катнашу-катнамавы турында карар кабул итмәгән. «Дөнья күрсәтер. Төрле тәкъдимнәр бар, ләкин мин әле бернинди карар да кабул итмәдем. Әлегә бу турыда сөйләшергә иртәрәк. Әмма алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документларымны тапшырдым. Иң зур партияләрдән берсенең республикадагы җитәкчесе буларак бу чарада катнашмый кала алмадым. Алайса, бу – җаваплылыктан качу булыр иде», – диде ул журналистларга.

Аның сүзләренчә, эшләнмәгән эшләр күп әле. «Аларны да, халык алдында җаваплы булып, ахырына җиткерәсе иде. Халык өчен хезмәт итү – ул безнең вазыйфа», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Билгеле булганча, Фәрит Мөхәммәшин Татарстан Дәүләт Советын 1998 елдан бирле җитәкли.


Фикер өстәү