Меңләгән укучының остазы. Атаклы концертмейстер вафат

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, югары категорияле концертмейстер, радиода 33 ел буена шушы вазыйфада эшләгән  Хәбибуллина Мөнирә Мөнир кызы 75 яшендә арабыздан китте.

«Интертат» журналисты Зилә Мөбәрәкшина аның белән бәйле  истәлекләрне яңартты.

«Пианист куллары – хыяллар үрүче», – дип яза Мөнирә ханым. Рояльдә генә  уйнап калмыйча, хезмәттәшлек иткән барлык җырчыларга репертуар белән ярдәм итүче дә, меңләгән укучының остазы, нинди җыр килешәсен тоемлаучы да ул концертмейстер. Шуңа күрә бу хезмәтне бервакытта да читкә куярга ярамый. Мөнирә ханымны күпләр шагыйрә буларак та белә. Шагыйрьлек аңа – әтисе Мөнир Мазуновтан, ә музыкага мәхәббәт әнисеннән күчкән.

Радиокомитетта концертмейстер кирәк, дигән игъланны ишеткәч, Мөнирә ханым үзен сынап карарга була. Конкурста ике кеше катнаша, бәхет Мөнирә Хәбибуллинага елмая. Менә шул вакыттан барлык җырчылар, шагыйрь-композиторлар белән тыгыз эшчәнлеге башлана аның. «Мин өлкән җырчылар, яшьтәшләрем һәм яңа буын белән эшләргә өлгердем. Барлыгы йөздән артык җырчы. Радиода барлык композитор, язучы, шагыйрьләр белән танышып чыктым. Элек худсовет бар иде. Ул кабул итмәскә мөмкин, шуңа күрә җырчылар белән айлар буена әзерләндек. Бик таләпчән булдылар. Җырның үзәге була, җырчы аны бирә алса, менә дигән җыр туа», – дип язып калдырган ул үзенең истәлекләрендә. Җырчыларга: «Кисәтүләр ясыйм. Ачуыгыз килсә килсен, нәтиҗә кирәк»,  – дип әйтә торган булган.

Мөнирә ханымның остазлары аның язмышында аерым урын алып тора.  «Өч ноталы әсәрләрне уйныйсы да килми, ә Рөстәм абый Яхинның һәр әсәрендә матур фактура, аккордлар, гармония тулып ята. Аны техник яктан өйрәнү авыр», – дип язып калдыра ул күренекле композитор турында.   «Синең белән эшләве җайлы», – дип Хәйдәр Бигичев үзе Мөнирә Хәбибуллинага мөрәҗәгать итә.  Кулында Рөстәм Яхинның 19 романсы була.  «Хәйдәрнең тавышы – тенор. Яхинның күпчелек әсәрләре баритон тавышлы җырчылар өчен язылган. Миңа шул арада әсәрләрне башка тональлеккә күчерергә, ягъни киредән язып утырырга туры килде. Әсәрләрне яздырырга нибары өч көн бирелде. Радио студиясенең бер минуты да буш түгел, көн саен өчәр сәгать эшләдек. Шулай итеп, 19 әсәрне өч көндә яздырып аттык», – дип яза Мөнирә ханым истәлекләрендә.

Мөнирә ханым үзен Казанда барлык күренекле татар композиторларын диярлек күргән, бергә эшләгән бердәнбер кеше дип саный. Биш яшендә ул Салих абыйсы Сәйдәшев белән дә сөйләшергә өлгерә. Әнисенең телефоннан сөйләшкәнен күреп ала да, трубканы тартып алып, ягымлы тавышын ишетеп кала.

Мөнирә апа редакция белән дә элемтәдә яшәде. Ул газета журналисты Алсу Хәсәнова истәлегенә багышланган кичәдә үзе иҗат иткән җырларны яңгыратты. «Аның ире Ләвәнт язган шигырьләрне укып, йөрәгем елады», – дигән иде ул. Бүген исә меңнәрчә шәкертләренең, җырчыларның, композиторларның йөрәге елый. Алар остазларына кабат-кабат рәхмәтләрен җиткерә. Мөнирә апа кебек сәнгатькә гашыйк фидакарьләр тудырган моң беркайчан да югалмый. Сәнгать кешеләре моны яхшы аңлый.

 

 Белешмә

  • Хәбибуллина Мөнирә Мөнир кызы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Югары категорияле концертмейстер.
  • 1949 елда Казан шәһәрендә туа.
  • Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбен тәмамлый. 1968 елда Казан консерваториясенә укырга керә һәм аны 1973 елда «5ле» билгеләренә генә тәмамлый.
  • Дмитрий Кабалевский исемендәге пианистлар конкурсы лауреаты.
  • 1969 елдан 1973 елга кадәр Казан дәүләт консерваториясендә концертмейстер булып эшли. 1974 елдан 2007 елга кадәр радио һәм телевидениедә шушы ук вазыйфаны башкара. 1990 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында концертмейстер.
  • Бик актив эшчәнлек алып бара. 400дән артык концерт бирә. Алар арасында Равил Фәйзуллин, Муса Җәлил, Фатих Әмирхан, Рөстәм Яхин, Әхсән Баян юбилейлары. Шулай ук Фәнис Яруллин, Рәмис Аймәт, Лидия Әхмәтова, Хәйдәр Бигичев, Федор Шаляпин, Александр Пушкинның иҗат кичәләре. Радио һәм телевидение фондына әйдәп баручы солистлар белән язмалар әзерли. Алты документаль фильм төшерүдә катнаша (алар Салих Сәйдәшевкә, Александр Ключаревка, Фәрит Яруллинга, Солтан Габәшигә, Заһит Хәбибуллинга багышлана). 
  • Сәнгать эшлеклеләре турында язмалар әзерли. Алар арасында «Китмә, китмә, сандугач» (Хәйдәр Бигичев турында), «Мелодии судьбы народа (Салих Сәйдәшев), «Эммануил Монасзон» (Монасзон) дигән язмалары бик популяр була.
  • Композитор Рөстәм Яхинның 80 еллыгына «Йолдызлы кичләр» дигән җыентык, Хөснул Вәлиуллинның 90 еллыгына «Чишмә» дигән җыентык әзерли.
  • 100дән артык татар, рус, чит ил композиторлары әсәрләрен һәм халык көйләрен фортепиано өчен әзерли.
  • «Сандугач керде күңелгә» балалар вокал конкурсында даими жюри әгъзасы була. 

Фикер өстәү