Оборона министрлыгы белән контрактка кул куючылар саны бермә-бер арткан

Рөстәм Сафиуллин әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасына китәргә теләк белдерүчеләр арасында 35 яшькә кадәрге егетләр күбәйгән.

Оборона министрлыгы белән контрактка кул куючылар саны узган елдагы белән чагыштырганда бермә-бер арткан. Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә җыю башлыгы урынбасары Рөстәм Сафиуллин шул хакта белдергән.

Аның әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасына контракт буенча хезмәт итәргә китүчеләр көннән-көн күбәя. Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында искәртеп үткәнчә, ел башыннан бирле планда каралганнан күбрәк – барлыгы 486 мең кеше контракт буена хәрби хезмәткә алынган.

– Чыннан да, зур сан бу. Моңа кадәр өлешчә мобилизация барышында 1,5 тапкыр кимрәк кеше чакырылды. Татарстан бу җәһәттән дә сынатмый – ел башыннан бирле республикада Оборона министрлыгы белән 10 меңнән артыграк кеше контракт имзалады. Якынча гына сан әле бу. Шуны әйтәсем килә: илдә ватанпәрвәрләр кимеми. Контракт хезмәтенә өстенлек бирү махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга әйбәт акча түләүгә һәм социаль ярдәм чараларына гына түгел, ә җәмгыятьнең хуплавына да бәйле, – дигән Сафиуллин.

Аның сүзләренә караганда, махсус хәрби операция зонасына китәргә теләк белдерүчеләр арасында 35 яшькә кадәрге егетләр күбәйгән. Болар – чакырылыш буенча хезмәт итеп кайтучылар яки бөтенләй армиягә бармаучылар.


Фикер өстәү