Түбән Камадагы нефть эшкәртү комплексында яңа җайланмалар эшли башлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»ның яңа җайланмаларын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

Бүген нефть эшкәртү комплексында берьюлы 3 җайланма эшли башлады: азот станциясе һәм һава компрессор станциясе, аминлы чистарту һәм әче агынты парларын комбинацияле урнаштыру, 4 нче су блогы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа җайланмаларны гамәлгә кертү технологик процессларның нәтиҗәлелеген, җитештерүнең экологиялелеген һәм алынган нефть продуктларының сыйфатын тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Яңа азот станциясе контроль-үлчәү приборларын, яңа кертелә торган җитештерү объектларын азот һәм технологик һава белән тәэмин итү өчен билгеләнгән. Җайланманың эш принцибы атмосфера һавасын алдан кысуга, чистартуга һәм аны түбән температуралы ректификация ысулы белән аеруга нигезләнгән.

Аминлы чистарту һәм әче агынтыларны парга әйләндерү җайланмасы күкертле водородның яки аның яну продуктларының атмосфера һавасына эләгүен кисәтә һәм табигатьне саклау объекты була.

Яңа су блогы үз чиратында яңа кертелә торган технологик җайланмаларны суытылган әйләнешле су белән тәэмин итү өчен билгеләнгән.


Фикер өстәү