Казан Яңа елда ял итү өчен иң кулай 10 шәһәр исемлегенә кергән

Шәһәр кунакханәләрендә бер төн куну уртача 4,7 мең сумга төшә.

Казан Яңа елда ял итү өчен иң кулай шәһәрләр дистәсенә кергән. “Tutu” сәяхәтләр сервисы белгечләре бу җәһәттән тикшеренү үткәргән.
Яңа ел бәйрәмнәрендә кунакханәләрне броньлауның күпчелек өлеше үз илебезнең кунакханәләренә (95,4%) туры килгән. Туристлар Мәскәү һәм Санкт-Петербургка күбрәк өстенлек бирә. Барлык броньның 46,8ы шушы шәһәрләргә туры килә.
Исемлеккә шулай ук Казан, Сочи, Түбән Новгород, Мурманск, Екатеринбург, Калининград, Тула һәм Псков кергән. Татарстан башкаласында бер төн куну уртача 4,7 мең сумга төшә.


Фикер өстәү