2020 елда туристлар Алабуга һәм Кама Тамагын үз иткән

 Узган елда шәһәр читендәге ял комплекслары республикада яшәүчеләр һәм туристлар өчен иң популяр ял итү урыннарына әйләнгән. Шулай ук Алабуга шәһәренә һәм Кама Тамагына туристлар күп килгән. Татарстан Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерелде.

Ведомство рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, инфраструктурасы нык үскән комплексларга, әйтик, “Камский трофей”, “Свияжские холмы” комплекслары белән кызыксынучылар аеруча күп булган.
2020 елда республикада, сәяхәт итәргә яратсалар да, еракка китәргә курыккан күрше төбәкләрдән, шулай ук башка төбәкләрдән килүчеләр ял иткән.
Туристларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дәүләт комитетында “Күршеләргә кунакка” дигән программа тәкъдим ителгән. Аңа, Татарстаннан тыш, Удмуртия, Мари Иле, Ульяновск, Самара, Оренбург, Түбән Новгород өлкәләре һәм Пермь крае кертелгән. Программа Идел буе федераль округы төбәкләренең туристлар җәлеп итүенә этәргеч бирү максатында эшләнгән.
“Ял көннәрендә – мең дә бер канәгатьлек хисе” проекты исә муниципаль берәмлекләргә, шул исәптән элегрәк туристлар аяк та басып карамаган районнарга ял көне сәяхәте буларак уйлап табылган. Кулланучы өчен чагыштырмача арзан бәягә төшкән бу программага республиканың 11 районы буенча маршрутлар кертелгән. Шулардан, инде алда әйтеп үтелгәнчә, Алабуга һәм Кама Камагы туристларның иң яраткан юнәлешләренә әйләнгән.
Өченче проект – “2+1” проекты. Бу акция нигезендә, кунакханә сайтына кереп, рәттән ике төн кунуга бронь алган туристка бүләк рәвешендә тагын бер төн куну, ә балалы гаиләләргә –12 яшькә кадәрге баланы бушлай урнаштыру мөмкинлеге бирелгән.


Фикер өстәү