Татарстан табиблары пычкы тиеп зыян күргән ирнең битен яңадан «җыйганнар»

Татарстан табиблары 72 яшьлек ир-атның битен “җыйган” аңа ул пычкы тидергән булган. Пенсионерны 18 декабрьдә Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта “КП-Казань” РКБ матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ул шәхси йортында беседка ясап маташканда, бензин пычкысы тимергә һәм агач ботагына тигән. Шулчак пычкы өскә чөелеп, ир-атның маңгаеннан алып иягенә кадәр бит тиресен аерып төшергән. Күз алмасы да чыккан.
Пенсионерның битен казналык-бит хирургы Руслан Таһиров, оториноларинголог Алексей Васильев һәм офтальмолог Азат Мостафин “җыйган”. Кызганычка, күзен саклап калып булмаган: күз кабагын күз төбенә тегеп куярга туры килгән. Шуңа да карамастан, битне торгызуга ирешелгән. Табиблар йомшак тукымалардагы барлык сөяк кисәкчекләрен җыеп алган.
Өч сәгатьлек операция уңышлы узган. Сырхау бер тәүлек реанимациядә яткан. Хәзер аның хәле яхшыра.


Фикер өстәү