Татарстан табиблары чүкеч белән сугудан баш сөяге чәрдәкләнгән бер ирне коткарган

Белгечләр аның кулыннан бер кисәк тән тиресен кисеп алып, башындагы ярасына күчереп утырткан.

Республика клиник хастаханәсе травматологлары сигез ел элек, февраль ае иртәсендә, үзенең йорты подъезды төбендә ниндидер кабахәт адәмнәр чүкеч белән сугып башын ярган бер ир-атны коткарган булган. Әле менә шушы көннәрдә алар ирнең башына урнаштырылган пластинага тән тиресен күчереп утырту буенча уникаль операция ясаган.

Виталийга иртән-иртүк подъезд төбендә һөҗүм иткәннәр. Вәхшиләр чүкеч белән башын бик озак төйгәннәр… Канга баткан ир хатынына шалтыратырга үзендә көч тапкан. Хатыны ашыгыч ярдәм чакырткан.

Хастаханәгә ул баш сөяге тулысынча чәрдәкләнгән хәлдә китерелгән. Сөяк кисәкләре баш миендәге барлык тамырларын кыскан. Нейрохирурглар иргә уңышлы операция ясаган. Әмма шундук пластина куярга ярамавы сәбәпле, уч төбе зурлыгында яра ачык килеш калдырылган. Шулай итеп, Виталийга дүрт ай буе чын мәгънәсендә “тишек баш” булып йөрергә туры килгән. Сөяксез булганлыктан, башы коточарлык дәрәҗәдәге рәвешкә килгән. Шуннан инде РКБ табиблары Виталийның башына пластина урнаштырган. Пластинаны ике тапкыр урнаштырырга туры килгән. Соңгы тапкырында, ярасы төзәлмәгәнлектән, ирнең кабат табиблар аягына килеп авудан башка чарасы калмаган. Шунда инде травматология бүлеге микрохирурглары, кан тамырларына зыян китермичә, авыруның кулыннан бер кисәк тире кисеп алып, аны пластиналы башына “каплап” куйган. Кыскасы, табиблар ювелир осталыгы белән Виталийга асылда яңа баш чүмече ясаган.

РКБ табиблары әйтүенчә, хәзер инде Виталий савыгуга таба бара. Кайчандыр февраль иртәсендә үзен үлем тырнагыннан алып калучы һәм инде менә сигез ел буе саклаучы, яшәтүче “фәрештәләре” – хирургларга чиксез рәхмәтле ул.


Фикер өстәү