Вакцина ясату турында сертификат саталар — бәясе?

Алучысы булганда, сатучысы табыла. Пандемиянең башлангыч чорында халыкка коронавирус белән авырмавы турында ялган белешмәләр сатып баючылар белән очрашкан идек. Хәзер инде әнә вакцина ясату турында сертификат сатучылар баш калкытты. Бушлай прививкадан баш тарталар, ә менә ялган белешмә өчен акча жәл түгел! «ВТ» хәбәрчесе дә вакцина ясатмыйча гына вакцинацияләнүнең хакын белеште.

Ялган бәясе

Кешедә булмаган мәгълүматны каян эзлисең инде? Заманасы шул булгач, әлбәттә, интернеттан! Вакцина ясату турында белешмә эзләп, «пәрәвез»гә кушылдым.

Иң элек «Телеграм» кушымтасындагы бер каналга юлыктым. 3006 язылучысы бар иде, 3007 нчесе булып кердем. Әле кызыксынучылар өстәлә торды…

«Ничек ясыйсыз?», «Ничә сум?», «Кайчан өлгертәсез?» кебек сораулар белән аптыратмас өчендер инде, белешмә алуга бәйле шартларны алдан ук зур итеп язып куйганнар. Вакцина ясату турында белешмәнең бәясе 2990 сумга төшәчәк икән. Бер өлешен алдан түләп куясы да түгел. Рәхмәт төшкере, күпләп алучыларга ташлама да ясыйлар ди әле! Анда да халыкны кайгырталар: күпмедер акчаны янда калдырып булачак. Белешмәне әзерләү өчен сатып алучыдан менә нинди мәгълүмат сорала: исем, фамилия, әтисе исеме; туган көне; теркәлү адресы; вакцина «ясату» көне; китереп бирү хезмәте өчен элемтә телефоны. Почта белән дә, курьер белән дә китереп бирү каралган. Тик анысы өчен өстәп түлисе. Кирәк дигәннәргә ПЦР-анализ, башка төрле медицина белешмәләрен дә әзерләп бирәләр. Хәтта ки инглиз телендә дә! Шунда ук белешмәләрнең үрнәкләрен дә урнаштырганнар. Чыныннан аерып булмый дип тә ышандыралар.

Саран кеше түгелмен дә бит, кәгазь өчен 2990 сум бик кыйммәт булып чыга түгелме соң? Арзанрагы да бардыр, бәлки? Шул максаттан эзләнүне дәвам иттем.

Бергә ясатсак – ташлама

Киләсе «Телеграм-канал»га «шакыдым». Минуты-секунды белән җавап бирделәр! Бик итагатьлеләр, шундук үзләренә җәлеп итәләр. Тәрбия, әдәп мондый очракларда бик әһәмиятле шул ул. Администратор белән белешмә турында җентекләбрәк тә сөйләшеп алдык әле. Болар ясап биргәне белән чит илгә дә чыгарга ярый, белешмәне «Дәүләт хезмәтләре» порталына да кертәләр икән. Тик, хәтерем ялгышмаса, порталга вакцина узу турында мәгълүматны табиблар үзләре терки бит. Бердәм медицина мәгълүмат-аналитика системасына (ЕМИАС. – Ред.) табиблар эштәге компьютерлары аша гына керә ала.

   

Миннән исем-фамилия, әтиемнең исеме, теркәлү адресы, белешмәне бирү датасы, полис мәгълүматлары таләп ителә. Кирәк дип тапсам, белешмә вакытын үзгәртеп тә куялар икән. Белешмәне чыныннан аерып булмаячак, ди, мөһере дә, «водяной знак» дигәннәре дә булачак, кыскасы, бәйләнерлек урын тапмаслар. Бу бәхетнең бәясе исә 3500 сум булып чыкты.

– Уйлап карыйм әле. Бәлки, эштәгеләр дә миңа кушылыр. Күпләп заказ ясарбыз, − дидем.

– Әлбәттә. Күпләп ясатырга уйласагыз, ташлама да каралган. Безгә күп мөрәҗәгать итәләр, − дип хушлашты сатучы. Икенче көнне, аптыратып, «Ясыйбызмы?» дип үгетләп тормадылар инде. Миннән кала да мөрәҗәгать итүчеләре күптер.

«Телеграм-канал»лар Колхоз базарын хәтерләтә бит әле монда. Тегеннән дә тәкъдим итәләр, моннан да. Ә сайтлар белән эш ничек көйләнгән? Эзләү системасында вакцинация ясату турында белешмә сатып алырга дип яздым да, иң беренче очраган сайтка кердем. Кызык: араларында медицина белешмәләре әзерли торган үзәкләр дә очрый. Мошенниклар кулы тигән сайтлар да юк түгел. Роскомнадзор аларны күреп, эшен туктатып, «ябып» куя алмыймы икән ни соң? Хәер, андый сайтлар үрчеп кенә тора, берсе урынына икенчесе пәйда булганын сизми дә каласың.

Кыскасы, сайтка кергәч тә, онлайн, аноним рәвештә эшлибез дигәнрәк шартлар күзгә ташлана. Бик тиз рәвештә белешмә әзерләп бирүләрен дә искәрткәннәр. «WhatsApp» номерларына язам. Тиз дигәннәре озакка сузылды. Бу кадәр көтеп утыра алмадым инде. Бәлки, миңа чынлап та бик тиз кирәктер, менә-менә самолетка соңга каламдыр яисә эш урынымнан белешмә таләп итәләрдер? Шул рәвешле бер мөрәҗәгатькә кимрәк эшләде болары. Арзанрак та булгандыр әле, шәт, бәяләрен белми калдым шул.

Шунысы да бар: мондый кырыгалдарларның күбесе үз хезмәтләрен башка төбәкләрдә торып тәкъдим итә. Казан дигәнең Мәскәү, Мәскәү дигәнең Санкт-Петербуг булуы ихтимал. Онлайн рәвештә эшләү өстенлеге инде бу. Сатып алучыга да, сатучысына да кулай. Мәгълүм бер шаян җырны үзгәртеп әйтсәк, белешмә безгә үзе килә, барып аласы да юк. Компьютер «тычканы»на бер-ике генә басасы – һәм син прививкалы!

Икесе дә гаепле

Сатып алучы да, сатучысы да җәзага тартылырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, монда хәтта сатып алучының белешмәдән кулланганмы-юкмы икәне әһәмиятле түгел. Акча түләп, кулыңа төшергәнсең, сатып алу факты бар икән, гаеплесең.

Юрист Рәзил Билданов аңлатканча, мондый очракта ике төрле җәза каралган.

– Гражданны, беренчедән, административ, икенчедән – Җинаять кодексы буенча җәзага тартырга мөмкиннәр. Административ җәза 30–50 мең сум штрафтан гыйбарәт. Моңа өстәп хокук бозганда кулланылган коралны тартып алу (конфискация орудия совершения правонарушения. – Ред.). Кабат хокук бозу ачыкланса, 50–100 меңлек штраф һәм шул ук конфискация көтә. Ә Җинаять кодексы буенча караганда, ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җаваплылык каралган. Аермасы шунда: административ кодекс буенча юридик затлар, ә менә Җинаять кодексы буенча физик затларга да җәзасы бар.

Тагын әле ялган белешмәләр, документлар ясау белән шөгыльләнү өчен дә закон алдында җавап бирәсе. Монысы өчен Россия Җинаять кодексының «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яисә бланклар ясау яисә аларның әйләнеше» турындагы 327 нче маддәсе һәм Административ хокук бозулар кодексының «Документлар, штамплар, мөһерләр яисә бланклар ясау, алардан файдалану, тапшыру яисә сату» хакындагы 19.23 маддәсе буенча санкцияләр каралган.

Шулай булгач, прививка ясату үз ирегеңне, акчаңны, сәламәтлегеңне куркыныч астына куюга караганда күпкә җайлырак һәм җиңелрәк түгелме соң инде? Бушлай да югыйсә.

Ялга түгел, вакцина кадатырга!

Безнең ил халкы вакцинадан ялган белешмә сатып алып котылган арада, чит илнекеләр аны кадату өчен Россиягә махсус тур оештыра. Күптән түгел бер төркем Германия туристларының Мәскәүгә прививка өчен килүе билгеле булды. Аларга моны Норвегия туристик компаниясе оештырган. Вакциналы турның бәясе 1999 евродан 2 мең еврога кадәр җитә. Бу бәягә авиабилет, кунакханәдә яшәү, трансфер, гид ярдәме кергән. Тагын 300 евроны (якынча 27 мең сум)  «Спутник V» прививкасы өчен түлисе.

Ни өчен Германия халкы вакцинага аеруча кызыксыну белдерә соң? Баксаң, анда халыкның 18 проценты гына беренче доза прививка алган. Вакцина ясату мөмкинлеге исә 70 яшьтән олыракларга гына бирелә. Яшьрәкләргә чирдән саклану чарасын 2 ай көтәсе икән. Көтәргә теләмәгәннәрнең һәм сәламәтлеге өчен борчылучыларның юлы Россиягә илтә.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү