Болар барысы да рәсми рәвештә уза: хезмәт кенәгәсенә теркәлә, хезмәт хакы түләнә. Быел смена икенче тапкыр уза инде. Пилот проекты 2025 елда уңышлы гына эшләп киткән иде. Быел исә лагерь ике смена буенча оештырыла: беренчесе – 29 июньнән 17 июльгә кадәр, икенчесе – 20 июльдән 7 августка кадәр.
«Үзеңне аңлау мөһим»
Беренче эш көне, билгеле инде, оештыру мәсьәләләреннән башланды. Егет-кызлар хезмәт килешүләренә кул куйдылар, күпләре өчен бу – тормышларындагы беренче рәсми эш тә әле. Аннары яшь хезмәткәрләр җитәкчеләр белән аралашты.
«Вакыт узуга, сез мондый компаниядә юлны башлауның никадәр мөһим булуын аңларсыз. Безнең җитәкчеләрнең 99 проценты гади эшче вазыйфасыннан башлаган. Барысы да сезнең теләктән тора. Эшкә килү генә җитми, нәтиҗәлелек кирәк. Без сезнең ничек эшләвегезне күзәтеп барырбыз һәм сезгә үсәргә ярдәм итәбез», – дип мөрәҗәгать итте үсмерләргә «Нефтехим»ның оештыру үсеше буенча директоры Юлия Меречина.
«СИБУРИНТЕХ-НК» компетенцияләр үзәге җитәкчесе Владимир Чинакал яшүсмерләргә мөмкин кадәр күбрәк белем һәм күнекмәләр алырга киңәш итте.
Рейтингта иң яхшылар
«Галстукларсыз» очрашудан соң оештыручылар катнашучыларга брендлы футболкалар тараттылар, кемнең кайда һәм ничек эшләячәген аңлаттылар.
«Быел безгә 300 гә якын гариза килде. Араларында узган елгы катнашучылар да, көзге проект сменасында шөгыльләнгән егет-кызлар да, яңа теләк белдерүчеләр дә бар. Сайлап алу өчен без рейтинг системасын кулландык. Үсмернең казанышларын, аның өлгерешен, СИБУРның корпоратив активлыкларында катнашуын, иҗади сәләтләрен исәпкә алдык. Егет-кызлар балларны үзләре санадылар. Шулай ук катнашучылар үтенече буенча без сменаның дәвамлылыгын өч атнага кадәр арттырдык. Узган ел 2 атна эчендә алар бары тик танышып, дуслаша гына башлаганнар иде, смена тәмамланды да», – дип аңлатты проектны оештыручы, «СИБУР локациясе»нең Хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү үзәге өлкән менеджеры Эльмира Токарева.
Беренче эш көне «СИБУРИНТЕХ» буйлап экскурсия һәм нефть химиясе квизы белән тәмамланды.
Җиңүләр, хезмәт, дуслык
Яшүсмерләрнең эш урыннары өйләренә якын да әле, эштә алар иртәнге сәгать 8 дән 12 гә кадәр булачаклар.
15 яшьлек Арсений Заводчиков өчен бу – беренче эш тәҗрибәсе. Шуңа да карамастан, аның инде һөнәри белеме бар: узган ел ул Николай Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә, СИБУРның «Минем беренче һөнәрем» программасы буенча электромонтер белгечлеген үзләштергән. Аның казанышлары арасында «Экология – һәркемнең эше» халыкара конкурсында җиңү һәм олимпиадаларда катнашу бар.
«Без документларны бер кич эчендә җыйдык, һәм мин сайлап алуны үттем. Җәй көннәрендә вакыт күп, акча эшләп алу зыян итмәс», – дип елмая Арсений.
2 нче гимназиянең унынчы сыйныф укучысы Әскәр Галимовның Яшьләр сменасында катнашу тәҗрибәсе бар инде. Узган ел ул «СИБУРИНТЕХ-НК» компетенцияләр үзәгендә эшләгән, быел исә өе янындагы балалар бакчасында хезмәт куячак.
«Без узган ел техника җыйдык, көйләдек. Күңелле дә, файдалы да булды ул. Мин үз тормышымны IT белән бәйләргә планлаштырам, бәлки СИБУРга урнашырмын. Киләсе елда мин профильле сыйныфка укырга керәм, аннары Казанда IT белгечлек буенча укырга дигән планнарым бар. Миңа бу тәҗрибә файдалы булачак», – дип уртаклашты Әскәр.
«Яшьләр сменасы – 2025» Анна Бовыкина белән Каролина Васильеваны дуслаштырган. Узган ел кызлар 93 нче балалар бакчасында эшләгәннәр. Смена тәмамланганнан соң алар аралашуларын туктатмаганнар һәм менә чираттагы сменаны бергә каршылыйлар.
«Без әле дә аралашып торабыз, – ди Анна. – Яшьләр, ә аннан соң проект сменасы иҗади сәләтләремне үстерергә ярдәм итте. Лиля белән «ДНК НК» сувенир продукциясе проектын эшләдек. Бу смена да миңа яңа дуслар, яңа белемнәр, яңа тәэсирләр бүләк итәр дип өметләнәм».
Каролинаның үз мотивациясе. «Яшьтәшләребезнең күбесе өйдә утыра, берни белән дә шөгыльләнми, ә без беренче адымны ясыйбыз. Минем хезмәт кенәгәсендә инде икенче язма. Узган смена бик күп файдалы белемнәр бирде. Тагын эшлисе килеп китте», – дип бүлеште үсмер.
Чын ярдәм
11 нче балалар бакчасында үсмерләр төркемнәрне яңа уку елына әзерләргә булышалар: тәрәзәләрне юалар, җыештыралар, түтәлләрне йомшарталар, территорияне төзекләндерәләр. Бакчалар өчен бу – зур ярдәм: җәй – хезмәткәрләрнең күпләп ял итү вакыты да бит.
«Яшь егет-кызлар килеп безгә ярдәм итәләр. Нәрсә кушсаң, шуны эшлиләр, җаваплы булып үсәләр», – ди 95 нче балалар бакчасы мөдире Наталья Кужабекова.
2 нче гимназиядән 15 яшьлек Диана Романова балалар бакчасында беренче тапкыр эшли – узган ел яше аркасында алмаган булганнар.
«Узган җәйдә миңа нибары 14 кенә яшь иде, ә монда 15 яшьтән алалар. Әтием СИБУРда эшли, ул миңа смена турында сөйләде. Быел без бөтен документларны әзерләдек, мин Яшьләр сменасына сайлап алу шартлары буенча презентация видеоролигы төшердем – СИБУР, гаиләм турында сөйләдем, абыйның да моның белән шөгыльләнүен әйттем», – ди Диана.

Бакчада ул тәрәзәләр, идәннәр юа, урын-җирләрне тәртипкә китерә. Өч атналык эше өчен, килешү шартлары буенча, ул якынча 20 мең сум акча алачак.
«Эшем ошый, кызлар белән таныштым, без өчәү эшлибез, күңелсезләнергә вакыт юк. Акча һәрвакыт кирәк, җыячакмын», – диде ул.
Балалар экология-биология үзәгендә яшүсмерләр участокта эшлиләр, хайваннарны карыйлар, Экойортта булышалар.
«Бик җаваплы балалар: нәрсә сорасаң да, шатланып эшлиләр», – ди педагог-оештыручы Дарья Орлова.
Түбән Кама химия-технология институтының кабул итү комиссиясендә хәзер кызу чор: мәктәп тәмамлаучылар – аттестат, көллият тәмамлаучылар диплом алдылар. Үсмерләр абитуриентларның документларының күчермәләрен ясыйлар, шәхси эшләрен сортлыйлар, кәгазьләрне файлларга тутыралар.
Тугызынчы сыйныф укучысы Анастасия Граханцева монда дусты һәм берничә сыйныфташы белән бергә эләккән – барлыгы алты танышы сменага кергән.
«Һәр көнне безгә яңа бурычлар куялар. Кичә документларны алфавит буенча сортладык, бүген документларның күчермәләрен ясыйбыз, папкаларга һәм файлларга тутырабыз, кабул итү комиссиясе хезмәткәрләренә ярдәм итәбез. Монда эшләве бик кызыклы», – ди ул.
Катнашучылар арасында махсус Яшьләр сменасы өчен килүчеләр дә бар. София Ушакова – Чаллыдан. Көн саен әтисе аны машинада Түбән Камага китерә, Чаллыга ул автобуста кайта.
«Миңа әлегә барысы да ошый. Яңа дуслар таптым – бергәләп куакларны кисәбез, тере почмактагы хайваннарны карыйбыз. Безнең кечкенә генә коллектив бик әйбәт оешкан, тәмле ашаталар», – дип сөйли ул.
СИБУР хезмәткәре булу аның өчен нәрсә аңлатуын сорагач:
«Көн саен ерак ара узып монда киләсе булса да, мин эшләвем белән горурланам», – дип җавап бирә София Ушакова.
Быел проектта барлыгы йөзгә якын үсмер катнашачак. 17 июльдә беренче смена тәмамлана, ә 20 июльдән эшкә икенче сменада катнашучылар керешә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез