9 июль 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Гаеплене эзләү: бу елның алты аенда Татарстан юлларында 150 дән артык кешенең гомере өзелгән
Бу елның алты аенда Татарстанда 1448 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 151 кешенең гомере өзелгән. Үлүчеләр саны үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26 га күбрәк. Төрле тән җәрәхәтләре алучылар исә – 1747. Бу хакта матбугат очрашуында Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.
-
МӨҺИМ
Дронлы киләчәк: Казанда «Дрон Экспо – 2026» халыкара күргәзмәсе һәм форумы уза
Дөньяның 20 иленнән 200 дән артык компания, бронясы кояшта ныгый торган «УАЗ» машинасы һәм дрон-эттән йөрәк. Казанда «Дрон Экспо – 2026» халыкара күргәзмәсе һәм форумы уза. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
-
Яңалыклар
Өермә 30 яшьлек ир-атны уникенче каттагы фатиры тәрәзәсеннән урамга ыргыткан
Кытайның Хубэй провинциясендә бик көчле өермә бер ир-атны уникенче каттагы фатиры тәрәзәсеннән “суырып” алган. Бу хакта “Российская газета” “Mothership” хәбәренә таянып яза.
-
Язмыш
«Яшьлектәге хисләр госпитальдә яңарды»
Казанда яшәүче Лилия Мөхәммәтҗанованы күпләргә үрнәк итеп куярлык. Ире СВОда яралануга ук, ике баласын әнисенә калдыра да ире янына китеп бара ул. Теләге бер: ничек тә иренә таяныч, терәк булырга. «Безнең сөю шунда сыналды да инде», – ди Лилия хәзер.
-
Яңалыклар
Сөт бәяләре турында Татмолсоюз: «Җиңел акчалар чоры узды»
Сөт җитештерүнең үзкыйммәте өч ел эчендә 26,25 процентка артты. Шул ук вакытта соңгы ярты елда эре һәм шәхси хуҗалыклардан сатып алына торган бәяләр динамикасы сизелерлек төшүне күрсәтте.
-
МӨҺИМ
Икмәкле һәм эшлекле җыен: Татарстан башкаласында ризык һәм уңыш турында сөйләшәләр
Икмәкле һәм эшлекле җыен. Өч көн дәвамында Казанда авыл сулышы, агротармактагы яңалыклар һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итү турында сөйләшәләр. Шунда ук иң җитез трактор йөртүчене һәм иң матур сөтлебикәне дә сайлыйлар.
-
Яңалыклар
Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальгә яңа тернәкләндерү җайланмалары тапшырылды
Бүген Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальгә ишетүне диагностикалау өчен яңа медицина җиһазлары – тавышны изоляцияләү кабинасы һәм импеданс аудиометры тапшырылды.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Татарстан гаиләсен «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләде
Татарстаннан Усмановлар гаиләсе «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләнде.
-
Җәмгыять
Йөгерәсе дә, сикерәсе дә түгел – йөзү буенча инструктор киңәшләре
Хәтта июль челләсендә дә су коенганда салкын тидерергә мөмкин. Җиләсрәк көннәрдә су керү турында инде әйтеп тә торасы юк. Cуга керер алдыннан нәрсәләрне белеп торырга? Йөзү буенча инструктор Талия Гыймранова киңәшләрен тәкъдим итәбез.
-
Яңалыклар
Юрист документны югалтсаң нишләргә кирәклеген аңлатты
Ял итәргә барган җиреңдә паспорт яки башка мөһим документны югалтсаң нишләргә?
-
Яңалыклар
Дөбъяз мәчетенә ярдәм кирәк!
“ВТ” битләрендә Биектау районының Дөбъяз авылы мәчетенә ярдәм кирәклеге хакында язма дөнья күргән иде. Без ул чакта төзелеп килүче мәчетне күреп кайттык. Әле дә мәчеттә төзелеш эшләре дәвам итә.
-
Яңалыклар
Киләсе елда Россиядә пенсияләрнең барлык төрләре дә артачакмы? – Белгеч җавабы
2027 елда Россиядә пенсияләрнең барлык төрләре артачак, әмма түләү сроклары һәм механизмнары илдәге актуаль икътисади вазгыятьне исәпкә алып билгеләнәчәк, дип хәбәр итте «РИА Новости»га Плеханов исемендәге университетның «Кеше ресурслары белән идарә итү» сәүдә-сәнәгать палатасы база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстаннан читтә мәҗбүри медицина иминияте полисын куллану турында кайнар линия ачыла
Татарстаннан читтәге медицина учреждениеләрендә мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме мәсьәләләре буенча кайнар линия РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә иртәгә, 10 июльдә, 10.00 – 12.00 сәгатьтә дәвам итәчәк.
-
Сәламәтлек
Намаз сихәте
Намазның иң беренче сихәте – җанны дәвалауда.
-
Яңалыклар
Миңнеханов: «Татарстанда пилотсыз системаларны үстерү буенча эзлекле эш алып барыла»
Татарстанда пилотсыз системаларны үстерү буенча эзлекле эш алып барыла. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дрон Экспо – 2026» халыкара күргәзмә-форумывның пленар сессиясендә әйтте.