«Дрон Экспо» – пилотсыз очу системалары өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе. Халыкара күргәзмә тармакны үстерүгә, шулай ук, җитештерүчеләр арасында эчке һәм тышкы элемтәләрне ныгыту, инвесторлар табу, аралашу өчен уртак мәйдан булдыруга юнәлдерелгән. Пилотсыз авиация системалары өлкәсендәге соңгы яңалыкларны Рөстәм Миңнехановка да күрсәттеләр. Быел күргәзмәдә дөньяның 20 иленнән 200 дән артык компания катнаша. Биредә зур «һава кошлары»ннан алып, уч төбенә генә сыярлык дроннар, аларны җитештерү өчен кирәкле детальләр, шулай ук программа эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. Дроннарның ниндие генә юк: кечкенә пилотсыз очу аппаратларын эзәрлекли торган алсу төстәге «Сабый»га мультфильм каһарманы сурәтен төшергәннәр, «Күрәзәче» 50 чакрымга кадәр ераклыкта дошманның пилотсыз очу аппаратларын күрергә сәләтле, «Төнге убырлы» караңгыда һөҗүм итә. Ә «Аляска» исемле дрон-эт һәркемгә алгы тәпиләре белән йөрәк сурәте ясап күрсәтте.
Күргәзмәдә катнашучыларның игътибарын халык телендә «буханка» дип аталган «УАЗ» машинасы да җәлеп итте. Гади генә түгел, махсус «кием»ле ул. «Машиналарны һәм башка техника яки җайланмаларны махсус фитополимер материал белән кыр шартларында да тышларга мөмкин. Әлеге материал йомшак һәм бик җиңел. Иң мөһиме: фитополимер кояш нурларында дошман уты үтеп керә алмаслык булып катып китә. Мондый броня материалның дөнья күләмендә тиңе юк», – дип сөйләде компаниянең идарәче партнеры Алексей Никитин. Кытайның Дуньгуань шәһәрендә дроннар өчен батареялар җитештерә торган компания күргәзмәгә егермедән артык төрдәге продукция алып килгән. «Без Россиядәге хезмәттәшләребез белән эшли башладык. Элемтәләрне тагын да ныгытырга телибез», – ди алар. Хабаровск шәһәрендә дроннар җитештерү белән шөгыльләнә торган компания республика белән хезмәттәшлек итәргә ниятли. «СВОга аена 25 меңләп хәрби машина озатабыз. Күргәзмә кысасында Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим иттеләр. Без тәҗрибә уртаклашырга һәм җиңү хакына бергәләп эшләргә риза», – ди оешма генераль директоры киңәшчесе Алла Бархатнова.

Татарстанда пилотсыз системаларны үстерү буенча эзлекле эш алып барыла. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов «Дрон Экспо – 2026» халыкара күргәзмә-форумының пленар сессиясендә әйтте. Аның сүзләренә караганда, Россия Президенты тарафыннан икътисадка автономияле системаларны тизрәк кертү бурычы куелды. Татарстанда соңгы елларда әлеге юнәлеш буенча эзлекле эш алып барыла. Мисал өчен, «КамАЗ» пилотсыз йөк машиналары 2023 елдан М-11 «Нева» юлында коммерцияле рейслар башкара. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанда йөк ташу, такси, авыл хуҗалыгы өлкәсендә автоном системалардан файдалануга бәйле тәҗрибә рәвешендәге берничә хокукый режим гамәлдә. Пилотсыз очкычлар сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге предприятиеләрдә янгын куркынычсызлыгын күзәтеп тору, урманнарны законсыз кисү очракларын ачыклау өчен файдаланыла.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, алга киткән фәнни мәктәп ярдәмендә республикада пилотсыз очкычларны тулы цикл буенча җитештерү мөмкинлеге бар. Ул ил җитәкчелегенә тармакка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Пилотсыз авиация системалары» технологик лидерлык илкүләм проекты кысасында Татарстан Фәннәр академиясенең актив ярдәме белән КНИТУ-КАИ базасында Пилотсыз авиация системалары үзәге төзелде. Хәзер аны алдынгы технологик җиһазлар һәм сынау стендлары белән җиһазландыру төгәлләнеп килә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда пилотсыз комплексларны үстерү өчен төзелгән экосистема кадрлар әзерләүне дә үз эченә ала. «Пилотсыз системалар өлкәсендә кече инновацион проектларга ярдәм ИТ-паркта алып барыла. Бизнес-инкубатор базасында Инженерлык лабораториясе эшли. «СФЕРА» акселерация программасы гамәлгә ашырыла. «Дрон-парк» гамәлдә, аның базасында дрон-спорт буенча чаралар үткәрелә. Kazan Digital Week форумы кысасында быел беренче тапкыр бөтен Россиядән килгән студентлар һәм яшь белгечләр өчен Бөтенроссия инженерлык хакатонын уздыру фаразлана», – диде Татарстан Рәисе.
Сессия эшендә пилотсыз технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар, тармак компанияләре, фәнни оешмалар һәм хакимият органнары вәкилләре катнашты. Сөйләшү барышында илдә пилотсыз системаларның төрле төрләрен үстерү, предприятие һәм оешмаларның гамәлдәге җитештерү эшчәнлегенә пилотсыз технологияләр кертү, тармакның кадрлар мөмкинлекләрен үстерү мәсьәләләре каралды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез