Яңа җайланманы тәкъдир итүдә Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Илдар Фәхретдинов, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы комитеты вәкиле Олег Каракулов, «Буыннар хәтере» хәйрия фонды вәкиле Лариса Гурова, «Столото»ның иганәчелек һәм корпоратив социаль җаваплылык буенча директоры Оксана Тубман катнашты.
Алынган җайланмалар госпитальнең консультация поликлиникасы базасында табиб-сурдолог-оториноларинголог кабинеты ачарга мөмкинлек бирә. Бу – ветераннар өчен күптән көтелгән вакыйга булды, чөнки аларның күбесенең ишетү сәләте начар, ә алынган аппаратлар тулы канлы аралашуны, социаль активлыкны һәм лаеклы тормыш сыйфатын кайтарырга ярдәм итә.
Техника «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан 2026 елның язында узган һәм Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган «Рус лотосы» хәйрия тиражлары сериясе кысаларында җыелган акчалар хисабына сатып алынган.
«Без тавышны изоляцияләү кабинасын алдык, ул безгә сөйләм тональ аудиетриясен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук урта колак патологиясен диагностикалау мөмкинлеге бирә торган импеданс аудиометр тапшырылды. Болар барысы да кирәк, чөнки госпиталь күп төрле категория гражданнарга медицина ярдәме күрсәтә, һәм болар барысы да диагностика һәм дәвалау сыйфатын яхшыртуга хезмәт итәчәк», – дип белдерде госпитальнең баш табибы Илдар Фәхретдинов.
Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов махсус хәрби операция ветераннарын диагностикалаганда һәм реабилитацияләгәндә әлеге җайланманы куллануның зарурлыгын билгеләп үтте.
«Бу республика өчен мөһим вакыйга, – дип басым ясады Алексей Созинов, хәйриячеләргә һәм акцияне оештыручыларга рәхмәт белдереп. – Безнең өчен республика халкының тормыш сыйфатын яхшыртучы һәр адым, бигрәк тә сәламәтлек саклау һәм социаль яклау, ветераннарга һәм махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өлкәсендә, бик кыйммәтле. Без барыбыз да тынычлык телибез, әмма Җиңү сугыш кырларында гына яуланмый. Табибларның үз «алгы сызыгы» – госпиталь палатасында, больница койкасында, операция бүлмәсендә, диагностика җиһазлары янында. Без бүген тагын да ныгырак «коралландык».
Алексей Созинов, махсус хәрби операция кырларыннан тыныч тормышка кайтучы сугышчыларны каршы алу, дөрес медицина ярдәме күрсәтү, диспансеризация, реабилитация оештыру, кирәк булса, эшкә урнаштыру – дәүләтнең һәм бөтен җәмгыятьнең бурычы, дип билгеләп үтте. «Аңлашыла торган сәбәпләр аркасында сугышчыларның ишетү проблемалары шактый күп, – дип сөйләде профильле комитет башлыгы журналистлар белән аралашканда. – «Буыннар хәтере» фонды ярдәмендә безнең сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән эшләү буенча баш медицина оешмасының госпиталендә урнаштырылган техника – вәзгыятьне сыйфат ягыннан һәм сан ягыннан сизелерлек яхшырту өчен уникаль мөмкинлек. Мондый җайланмалар республикада, гомумән илдә күп түгел. Аппаратның өстәмә функцияләре мөмкинлекләре Татарстан өчен аны уникаль итә».
«Буыннар хәтере» хәйрия фонды вәкиле Лариса Гурова билгеләп үткәнчә, бу – Татарстанга һәм сугыш ветераннары өчен Казан госпиталенә чираттагы ярдәм. Мәсәлән, 2018 һәм 2023 елда учреждениегә эндоскопик җиһазлар тапшырылган булган.
«2015 елдан фонд Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына адреслы медицина ярдәме күрсәтә, – дип сөйләде Лариса Гурова. – Без Татарстанга инде беренче тапкыр гына ярдәм күрсәтмибез. 2016 елдан башлап 293 ветеран 71 миллион сумнан артык адреслы медицина ярдәме алды. Узган ел Яшел Үзән интернат-йортына заманча тернәкләндерү җайланмалары бирелде. Без республикага кабат кайтуыбызга һәм тагын да күбрәк ветераннарга һәм социаль медицина өлкәсе учреждениеләренә ярдәм итүебезгә шатбыз».
Җиһазлар сатып алуга акчалар «Рус лотосы» хәйрия тиражларында катнашучылар тарафыннан җыелган. Тиражлар нәтиҗәләре буенча «Буыннар хәтере» фондына 20 млн сумнан артык акча җибәрелгән. Бу акчаларга 2026 ел дәвамында фонд Казанда, Саратовта, Екатеринбургта, Әстерханда, Сочида һәм Төмәндә ветераннар яши яки дәвалана торган алты социаль һәм медицина учреждениесе өчен җиһазлар сатып алачак, шулай ук тернәкләндерү, караучы хезмәтләре күрсәтү һәм ветераннар өчен тернәкләндерүнең техник чараларын сатып алу өчен тотылачак.
«Без икенче ел «Буыннар хәтере» фонды белән хезмәттәшлек итәбез, алар инде безнең яхшы дусларыбыз, – дип сөйләде «Столото»ның иганәчелек һәм корпоратив социаль җаваплылык буенча директоры Оксана Тубман. – Узган ел без Россиянең берничә шәһәрендә ярдәм күрсәттек, һәм быел лотереядә катнашучылар ярдәме белән кабат шундый мөмкинлек барлыкка килде. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 81 ел тулу уңаеннан җиһазларны Россиянең алты шәһәрендәге медицина учреждениеләренә тапшырачаклар. Безнең катнашучылар ярдәме белән социаль учреждениеләргә дә, ветераннарның үзләренә дә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк».
Казандагы сугыш ветераннары өчен госпиталь Татарстанның 23 муниципаль берәмлегеннән инвалидларга, сугышта катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгән ташламаларга ия гражданнарга гериатрия, кардиология, хирургия, неврология, медицина реабилитациясе һәм башка юнәлешләр буенча медицина ярдәме күрсәтә. Бер үк вакытта учреждениедә 310 пациент дәвалана ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез