6 июльдә Хуанган шәһәрендә бик көчле өермә-давыл купкан. Бу вакытта Чжан исемле 30 яшьлек ир-ат фатирындагы зал бүлмәсендә булган. Өермә бермәл тәрәзәне ватып, һава агымы ир-атны утырган мебеле белән фатирыннан урамга ыргыткан.
Чжан могҗиза белән исән калган. Ул йорт янындагы агачларга төшеп, бик каты җәрәхәтләнгән. Хәзерге вакытта – реанимациядә. Табигать казасы үзе белән бер үк фатирда булган баласы һәм хатынына зыян салмаган.
Өермә шәһәрдәге бик күп агачларны сындырган, машиналар һәм биналарга зур зыян салган. Хубэй провинциясендә барлыгы 11 кеше табигать казасы корбанына әйләнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез