Алар 2008 елның 14 февралендә Казанда очраша. Сөйләшә торгач, икесенең дә фамилияләре бер үк булуы ачыклана. Менә шунда егетнең башына уй килә: өйләнешсәк, фамилия дә алыштырасы булмый! Фәрештәләрнең «амин» дигән чагы туры килә ахры, озак та үтми, яшьләр гаилә кора.
– Мин Әнвәрнең күңелен яраттым. Бик кешелекле, ярдәмчел, хатын-кызга хөрмәт белән карый торган егет иде. Юмартлыгы да җәлеп итте. Шуларны уйлаганнан соң, моннан да яхшы ир була алмас, дидем. Шулай булып чыкты да, – дип сөйли Лилия. – Без өйләнешкәндә, ирем хәрби юнәлешне сайлаган иде инде. Мин алда ниләр көтәсен бераз чамаладым. Иремне үзгәртеп, сайлаган юнәлешеннән баш тартырга үгетләп тә булыр иде. Әмма мин аның үз эшен яратуын күреп тордым. Яшермим, гаилә корган гына чакларда, яратып-яратылып яшисе урынга мин алтышар ай иремнең исән-имин эш сәфәреннән кайтуын көтә идем. Ирем күп кенә бәрелешләрдә катнашты. Чечняда, Сүриядә дә булды. СВОда аягын югалтып, яраланып кайтмаган булса, әле ул һаман хәрби хезмәтен дәвам иттерер иде. Әнә шул ярсу йөрәген уйлап, иремнең авыр хәлдә икәнен ишетүгә, юлга җыена башладым. Донбасска ук китәсе идем – якыннарым туктатып калды.
2023 елда Батырлык ордены кавалеры, офицер Әнвәр минага баса. Бар дөньясы караңгылана аның. Аннары бөтенләй күрмәгәнен аңлап ала. Ә аягының юклыгын ул соңрак кына белә.
– Башта мине Ростовка, аннан Мәскәүгә күчерделәр. Ни уйларга да белмәгән чакларым. Менә шул вакытта госпиталь палатасына Лилиям килеп керде, – дип искә ала гаилә башлыгы. – Караңгы бүлмәм яктырып китте. Мин шунда мәхәббәтнең нәрсә икәнен тагын бер кат аңладым. Яшьлектәге хисләр Мәскәү госпиталендә яңарды. Хатыным ике ай буе мине сабый баладай тәрбияләде. Янымнан бер минутка да китмәде. Ашатты, эчтертте, юындырды. Яшермим, типсә тимер өзәрлек ир өчен баштарак бик авыр иде. Әмма хатынымның җылы сүзләре миңа яшәргә көч бирде. Ә бит госпитальдә ятканда күпне күрдем. Ирләрен ташлап китүчеләр, яраланганын белгәч, аерылышырга дип килүчеләр дә булды.
Ул вакытларны Лилия бүгенгедәй хәтерли. Җитмәсә, әтисе кызлары Камиләнең төшенә дә кергән була. Янәсе, бер җен аны упкынга төшермәкче була икән. Әмма әтисе бирешми, упкынга төшми. Ә җеннең кулында Әнвәрнең бер ботинкасы кала. Төш кергән көнне Әнвәр аягын югалта.
– Үзем палатага керәм, ә аяклар атламый төсле. Йөрәгем әрнесә дә, «Син кайгырма, әле без икәү таулар күчерербез, аяклы кешеләр эшли алмаганны эшләрбез», – дим. Үзем бу сүзләрне аңлап та әйтмим төсле. Шул сүзләрдән соң ул елмаеп җибәрде, – дип сөйли Лилия. – Үзем исә эчемнән генә: «Аяксыз ничек яшәр икән, нишләп бетәрбез?» – дип уйлыйм. Протез ясап буласын да белмим, аягына басар, дип тә уйламыйм. Госпитальдә чакта мин аны гел инвалид арбасында йөрттем. Иремә сиздермәсәм дә, качып кына елый идем, аның күңел халәтен уйлап борчылдым. Шөкер, инде күзләре дә күрә. Хастаханәдән чыгуга, таягын да ташлады. Протез белән йөрү җиңел булмаса да, тырышты. Үзен кызганып тормады.
Әнвәр федераль «Время Героев» һәм «Батырлар. Герои Татарстана» программаларында катнашкан. Хәзер «Воин» спорт-тәрбия үзәге инструкторы булып эшли. Татарстанның Иҗтимагый палатасы составына да кертелгән.
– Минем белән булган хәлләр бөтенебезне сынады. Шунысы сөендерә: туганнарым, дусларымнан шулкадәр җылылык алдым. Ә иң зур терәгем гаиләм булды. Ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын, диләр бит әле. Лилиям мине бик авыр халәттән тартып чыгарды, – ди Әнвәр.
Лилия дә иренең рәхмәтен һәм хөрмәтен тоеп яши.
– Бүләкләргә дә күмә, матур сүзләрен дә кызганмый. Әле беркөнне телефоныма бер җыр җибәргән. «Бу безнең хакта», – ди. Эчтәлеге болайрак: күктә пар аккош оча. Берсен яралыйлар да, ул җиргә төшә. Икенчесе аның янына төшеп утыра да: «Әйдә, син очарга тиеш, бергә очабыз», – дип, сөйгән ярын күккә алып менә. Безгә дә шул аккошлардай озак еллар яшәргә насыйп булсын, – ди ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез