Бүген Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм Россия Федерациясенең Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге рәисе Рәисе Дмитрий Зубов тантаналы рәвештә Татарстанда беренче Агро КООП классын ачтылар.
Ул Юеш Көрнәле урта мәктәбе базасында быел көзен эшли башлаячак. Агро КООП сыйныфында киләчәктә агробизнес һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә һөнәр үзләштерергә теләгән 10-11 сыйныф укучылары белем алачак.
Бүген тантаналы рәвештә ачылган КООП классының төп бурычы – цифрлаштыруга юнәлдерелгән авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе өчен кадрлар әзерләү. Югары сыйныф укучылары математика һәм информатиканы тирәнтен өйрәнәчәкләр, кулланучылар һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе буенча уникаль профильле фәннәрне үзләштерәчәкләр.
Агро КООП классын тәмамлаучылар, урта гомуми белем турында аттестаттан тыш, «Техник ярдәм операторы» белгечлеге буенча урта һөнәри белем турында диплом да алачаклар.
Шулай итеп, балалар мәктәп эскәмиясеннән үк авыл икътисадына чума башлаячаклар. Чыгарылыштан соң алар үз белемнәрен биредә куллана алачаклар. Юеш Көрнәле территориясендә «БАШАК» кооперативы һәм «Ватан» колхозы эшли — алар чыгарылыш сыйныф укучылары өчен потенциаль эш бирүчеләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез