Газетага язылу

Эшмәкәрнең зары бармы? «ВТ» журналисты хәлләрен белеште

Алар үзләренә үзләре хуҗа: телиләр икән сәүдә итәләр, җиһаз ясыйлар, фатирларны матурлыйлар, йортлар төзиләр, икмәк пешерәләр, яшелчә үстерәләр. Шул ук вакытта бар җаваплылык та алар өстендә. Ил икътисадында булган аз гына үзгәрешләр дә беренче булып алар кесәсенә суга.

Эшмәкәрнең зары бармы? «ВТ» журналисты хәлләрен белеште

Сүзебез шәхси эшмәкәрләр турында. Хәзергә Татарстанда 190 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. Салым үзгәрешләренә һәм башка кыенлыкларга карамастан, республикада аларның саны арта бара. Төрле сәбәпләр аркасында үз эшләрен туктатучылар да бар. Мондыйларның саны бер ел эчендә Татарстанда 33 меңгә җиткән. Эшмәкәрләр ничек яши? Нинди кыенлыклар белән очрашалар? Шул хакта белештек.

Итәк-чабуларыңны җыярга

Хатын-кыз ял көнендә кибетләрне бер урап кайтмаса, күңеле булмый. Маркетплейсларда киенергә өйрәнсәк тә, базарга барып яшьлекне искә төшереп кайту күңелгә бер рәхәтлек бирә. Шул уйлар белән «Бигзур» базарына юл тоттым. Биредә элек гөрләп торган сәүдә рәтләре буш урыннар белән каршы алды. Кибетчеләр үзләре моны халыкның күбрәк интернет кибетләрдә киенә башлавы белән аңлатты. Наталья исемле сатучы элек өч урында сәүдә иткән. Хәзер бергә генә калдырган.

– Һәр урын өчен аренда түләргә кирәк, ә сату бик аз. Килеп карап, бәяләрне барлаучылар күп, сатып алучылар гына юк. Шуңа да сату урыннарын киметергә булдым, – ди ул.

Базар директоры Марат Даминов, хәзер халык өсте-өстенә кием алырга ашыкмый, ди.

– Булган акчаны саклап тоту гадәте барлыкка килде. Иртәгә нәрсә буласы билгесез. Кием беренче урында тормый. Үткән елгы күлмәкне дә, аяк киемен дә киеп йөреп була. Шуннан маркетплейслар, интернет кибетләр шәхси эшмәкәрләргә аяк чала, – ди җитәкче. – Өйдән чыкмый гына киенеп булган заманда, базарлар икенче урынга күчте. Сәүдә булмагач, керем юк. Ә аларга салымны да, аренда өчен дә вакытында түләргә туры килә. Әлбәттә, шәхси эшмәкәрләргә бу очракта эшен ябарга һәм башка юнәлештә үзен сынап карарга гына кала. Бездә эшләүчеләрнең күбесе хәзер 16 нчы КМПО һәм 22 нче Казан авиация заводларына эшкә урнашты. Үзенә хуҗа булып эшләгән кешеләргә ялланып эшләү авырдыр, әлбәттә. Ләкин бу очракта акчасыз утырганчы икенчесе отышлырактыр да. Үткән ел белән чагыштырганда быел базарда сәүдә итүчеләр 20 процентка кимеде.

Искәндәр Хәйруллин да эшнең кимүен әйтә. Ул моны көндәшлек көчле булуга бәйләп аңлата.

– Берничә «ГАЗель» автомобилем бар. Төзелеш объектларына материаллар ташу белән шөгыльләнәбез. Бу тармакта беренче ел гына эшләмим. Соңгы елларда хезмәтебез өчен бәя дә күтәрмибез. Ә ягулык, автомобильләргә кирәк булган ремонт эшләре бәясе артып тора. Шулай булса да, саграк кыланырга тырышам, чөнки бәя күтәреп, гомумән эшсез калуың бар, арттан табанга басып килүчеләр күп. Ә шоферларымны тик утырта алмыйм, хезмәт хакын аларга миңа түлисе, – ди шәхси эшмәкәр.

2024 ел белән чагыштырганда кереме 50–60 процентка кимесә дә, Искәндәр төшенкелеккә бирелми.

– Татарстанда төзелешләрнең туктап торганы юк, шуңа бу авырлыкларны вакытлыча гына дип кабул итәм. Аннан соң, ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр, бу юнәлештә акча эшләү авырлашса, икенче өлкәләрне өйрәнеп, шунда күчәрбез, югалып кала торган гадәтем юк, – дип шаярта ул.

Егерме еллап йорт җиһазлары ясау белән шөгыльләнүче Илдус Әхмәтханов, йөргәнгә Ходай җүн бирә, дигән фикердә.

– Бу тармакта беренче елым гына эшләмим, төрле еллар булды. Кайтып кермичә, көне-төне эшләгән вакытлар да, заказсыз утырган көннәр дә. Дөрес, үткән еллар белән чагыштырсак, керемем 30 процентка кимеде. Чөнки җиһазны ясый торган материалларның үзкыйммәте артты, шуңа бәйле рәвештә без әзер продуктка бәяне күтәрдек, ә моның барысы да сатып алучы җилкәсенә төшә. Тулысынча алганда, җиһазларга бәяләр 20 процентка өскә үрмәләде, – ди Илдус. – Кеше җиһазның бәясен күрә дә, яңасына алыштырмый да яшәп тора алам бит, дип уйлый. Шулай да эшем зарланырлык түгел, заказларым ел ахрына кадәр бар. Бүгенге көндә мине башка мәсьәлә борчый. Цехымда эшче куллар җитми. Җиһаз эшләргә материал да, сатып алучы да табып була. Ә эшләргә теләүче генә юк. Яшьләрнең барысы да компьютер каршында өйдән чыкмый гына эшләү ягын карый. Киләчәктә, көллиятләр белән хезмәттәшлек итеп, үземдә эшләргә әзер булган егетләрне укытырга хыялланам, – ди Илдус Әхмәтханов.

Вазгыять тотрыклы

Татарстан Рәисе каршында Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, үз чиратында, кече һәм урта бизнес өлкәсендәге хәзерге вазгыятьне тотрыклы дип бәяли.

– Саннар да шул хакта сөйли. 2026 елның 10 маена Татарстанда 190 099 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, үткән ел белән чагыштырганда, бу – 7421 гә, ягъни 4 процентка күбрәк. Нәкъ менә шәхси эшмәкәрлек иң тотрыклы өлкә булып чыкты, – ди ул.

Шуны да әйтергә кирәк: республика икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүчеләр өлеше 40,8 проценттан 44,3 процентка кадәр арткан. Бу инде Татарстанда эшләүче халыкның яртысы диярлек! Шулай ук Татарстанда салымнарның һәр бишенче сумы кече һәм урта бизнестан кергәнен дә онытырга ярамый.

– Быелдан башлап бизнес яңа салым шартларында эшли. 2026 елның 1 гыйнварыннан кече бизнеска салым йөкләнеше артты. Күпләр өчен бу өстәмә авырлыклар тудырды. Элек елына 60 миллион сум тирәсе әйләнеше булган компанияләр өстәмә кыйммәткә салым түләмәде. Хәзер исә бу мәҗбүри: чигерүләрсез – 5 яки 7 процент, чигерүләр белән – 20 процент. Өстәвенә иминият кертемнәре артты. Салым хезмәткәрләре бәяләвенчә, өстәмә йөкләнеш, чыгымнарга карап, елына 1,5 миллионнан 3 миллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Шулай итеп хәзер базарда вазгыятькә яраклаша алучылар калачак һәм үсәчәк, – диде Фәрит Габделганиев.

Омбудсмен үз эше белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең кырыс шартларда бизнес алып баруы белән килешә. «Алар ел саен көтелмәгән хәлләр белән очраша. Әмма эшмәкәрләр беркайчан да борыннарын салындырмый: яңа шартларга җайлашалар, яңа мөмкинлекләр эзлиләр. Алар Татарстанның икътисадый тотрыклылыгының нигезе булып тора».

Фикер

Илгизәр Гайнетдинов, икътисадчы, Казан дәүләт аграр университеты доценты:

Эшмәкәрләр беренче чиратта, ташламалы салымнар бетү сәбәпле авыр хәлдә калды. Яшерен-батырын түгел, Татарстан эшмәкәрләре бер ел элек башланган масштаблы салым реформасының нәтиҗәләрен быел тулысынча үзләрендә татыды. Коммерция кредитларына якын килерлек түгел. Ташламалы дәүләт программаларыннан башка шәхси эшкуарлар өчен заемнар буенча ставкалар бүген еллык 23–25 проценттан артып китә. Җитештерүне үстерүгә яки җиһазлар сатып алуга мондый акчаны алу – үзеңне тереләй күмеп куюга тиң. Әгәр дә инде ул 10 процентка төшсә, бу очракта базар җанланачак. Барысы да бер-берсенә бәйле. Сатып алулар, фатирлар алыштырулар башланса, ремонт һәм җиһаз ясаучылар кул кушырып утыра алмый. Фатирлар сатыла икән, тагын яңа йортлар төзеләчәк, дигән сүз. Монда инде төзүчеләр, шул ук төзелеш материаллары ташучылар һәм бик күп кенә башка тармаклар эшле була. Бизнеста үзеңнең акчаңны һәм кредит акчасын бергә кушып әйләнешкә кертү сорала. Шул очракта гына эшкуарлар отышта була. Дөрес, Татарстан Икътисад министрлыгыннан һәм Эшмәкәрлеккә ярдәм фондыннан субсидияләү программалары эшли, әмма алар әлегә теләгән һәркемнең ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Эшмәкәрләрнең эшенә тагын бер аяк чала торган фактор – кадрлар кытлыгы. Эшчеләр зур акчага өмет итеп, зур оборона предприятиеләре, «Алабуга» махсус иктисадый зонасы, ИТ-парклар һәм маркетплейсларның логистик үзәкләренә китә. Биредә сәүдә, хезмәт күрсәтү яки җитештерү өлкәсендәге шәхси эшмәкәрләр хезмәт хаклары һәм социаль пакетлар дәрәҗәсе югары булган зур компанияләр белән көндәшлек итә алмый. Димәк, эшмәкәрләргә ихтыяҗны киметергә һәм булганнарның нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. Шуннан кайбер тармакларда ясалма фәһемне куллану да эшкуарларга акчаны янда калдыруга ярдәм итә ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре