Аварияләр һәм зыян күрүчеләр саны кимесә дә, кызганыч, үлүчеләр саны арта бара. Рөстәм Гарипов сүзләренчә, ярты ел эчендә юл чатларында гына да 368 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 кеше вафат булган, 468 е хастаханәгә озатылган.
– Рульдә йөрүчеләрнең игътибарсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмау юлларда куркыныч хәлләргә китерә. Гел каядыр ашыгабыз, светофор сигналларына игътибар итмибез. Шуның аркасында җәяүлеләр дә зыян күрә. Быел алар катнашында 72 авария булды. Бер кешенең гомерен саклап кала алмадык, – дип сөйләде идарә башлыгы.
Балалар катнашындагы аварияләр саны да кимеми: ярты елда 206 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 6 баланың гомере өзелгән. Юлларда гомерләре өзелгән балаларның 5 есе пассажир булса, 1 се питбайк белән идарә иткәндә һәлакәткә очрый.
– Җәй җитүгә, балалар катнашында аварияләр бермә-бер арта. Соңгы өч елда нәкъ җәйге сезонда юлларда 16 бала вафат булды, – ди Рөстәм Гарипов. – Хәзер үсмерләр арасында питбайклар бик популяр. Транспортны идарә итүдә бер тәҗрибәсе булмаган баланы рульгә утыртабыз. Ә бит алар зур юлларга чыга. Бу очракта балаларны үз кулларыбыз белән үтерәбез түгелме?
Нәрсә эшләргә? Нәрсә эшли алабыз? Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл-транспорт кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелүен әйтте.
– Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган сәбәпләре – тиешсез урында юл аша чыгу, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларның булмавы, балаларны машинада йөртү кагыйдәләренең үтәлмәве, – диде Алсу Әсәдуллина.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин да юл һәлакәтләре санын киметү өчен юлларда башкарылган эшләр белән таныштырды. Монда сүз тротуарларны төзекләндерү, утлар, светофор һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштыру турында бара. Моннан тыш 2025 елдан Татарстанда машина йөртүчеләрне светофор белән көйләнмәгән кичү зоналарында җәяүлеләр булу турында кисәтә торган инновацион яктылык сигналы системалары гамәлдә.
– Алар юлда 3D-сурәт проекциясе белән эшли, машина йөртүче яки җәяүле алдында каршылык иллюзиясен тудыра. Бу каршылык автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә тизлекне киметергә һәм игътибарны арттырырга ярдәм итә, – диде Ранис Фәйзуллин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез