Газетага язылу

Икмәкле һәм эшлекле җыен: Татарстан башкаласында ризык һәм уңыш турында сөйләшәләр

Икмәкле һәм эшлекле җыен. Өч көн дәвамында Казанда авыл сулышы, агротармактагы яңалыклар һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итү турында сөйләшәләр. Шунда ук иң җитез трактор йөртүчене һәм иң матур сөтлебикәне дә сайлыйлар.

Икмәкле һәм эшлекле җыен: Татарстан башкаласында ризык һәм уңыш турында сөйләшәләр

«Казан Экспо»да  «Агроволга – 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» темасына халыкара Кулланучылар кооперациясе форумы уза. Халыкара күргәзмә Россиянең 38 төбәгеннән һәм Кытай, Беларусь, Төркиядән килгән 400 дән артык компанияне берләштерсә, форумда 74 төбәктән һәм 31 чит илдән 4 меңнән артык кеше катнаша.  

Үткәнгә кайту

Форумны уздыру урыны итеп Татарстанны сайлау очраклы гына түгел. Быел Россия Кулланучылар кооперациясенә 195, Татарстан Кулланучылар кооперациясенә 110 ел тулды. Чараны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика кооператорларына рәхмәт әйтеп, 39 махсус машина тапшырды. Сүз уңаеннан, әлеге вакытта автокибетләр 2 мең авылга барып йөри. Татарстан Рәисе яңа техника белән халыкка хезмәт күрсәтү тагын да нәтиҗәлерәк булачагын әйтте.

Шуннан соң ул Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, Россия Кулланучылар җәмгыятьләренең Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов һәм Халыкара кооператив альянс Президенты Ариэль Энрике Гуарко (Аргентина) белән берлектә форум күргәзмәсен карады. Иң элек аларга кулланучылар кооперациясе музеен күрсәттеләр. Анда 1950 еллардагы «Сельпо» совет кибетенең тулы масштаблы макеты тәкъдим ителгән иде.

2024 елда Татпотребсоюз оешмасында үзебез өчен музей ачкан идек. Анда элеккеге «Сельпо» кибетендә нәрсәләр сатылган, барысын да төрле җирләрдән җыйдык. Ризыклар, аяк киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары нәкъ менә шул чорда эшләнгән. Бәяләр дә шул вакытлардагыча, – диде музей мөдире Лидия Минһаҗева.   

Кунаклар үткәннән бүгенгә кайтып, «Авыл кибете» программасы буенча ачыла торган заманча кибетләрнең бер үрнәге белән дә танышты. Билгеле булганча, КООП ОКОЛО кибетләре – Россия Кулланучылар җәмгыятьләренең Үзәк берлеге Советы һәм Х5 компаниясенең уртак проекты. Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймарданов әйтүенчә, ел ахырында республикада мондый заманча, яңа карашлы кибетләр санын биш йөзгә тутырырга планлаштыралар. Ә Россия буенча ике меңенче кибет Алексеевск районының Юеш Төрнәле авылында ачылды.

«Сезне яхшы аңлыйм»

Форумның төп эше исә пленар утырышта дәвам итте. Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, кооперация эше авылның социаль тотрыклылыгына һәм сакланышына, буыннар һәм традицияләр бәйләнешенә турыдан-туры йогынты ясый. 

Кулланучылар кооперациясенең бай тарихы бар. Анда уңышлы үсеш этаплары да, сынау еллары да булды. Дөрес төзелгән эш һәм кооператорларның көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә без әлеге уникаль системаны саклап кала алдык. Нәтиҗә буларак, бүген Татарстан Кулланучылар берлеге илдә әйдәп бара торган кулланучылар оешмасы булып кала. 2020 елдан күрсәтелә торган хезмәтләрнең гомуми күләме 1,6 тапкыр артты, диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика кооперативларны үстерү өчен барысын да эшли.

Минем үземә дә кулланучылар кооперациясе системасында эшләргә насыйп булды, һәм сезнең авыл үсешенә никадәр җитди өлеш кертүегезне, нинди катлаулы шартларда эшләвегезне бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә республика кулланучылар кооперациясенә без ел саен махсус автотранспорт сатып алу, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү өчен блок-модуль пунктлар төзү, җитештерү эшчәнлегенә субсидияләр бирү, кооперативларның чыгымнарын каплау өчен зур күләмдә ярдәм күрсәтәбез. Әлеге ярдәм дәвам итәчәк, диде ул.

Аның сүзләренчә, хәзерге көндәге төп бурыч – ирешелгән уңышларны саклап калу һәм кулланучылар кооперациясенең алга таба үсешен тәэмин итү. Моның өчен халыктан сатып алулар күләмен арттырырга, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтергә, җәмәгать туклануы форматларын үзгәртергә, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүнең яңа төрләрен үстерергә кирәк.

Шулай да Кулланучылар берлегенең төп байлыгы – кешеләр. Бүген бу өлкәдә 36 мең пайчы һәм 3 мең хезмәткәр исәпләнә. Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш укучыларын авылда кооперация системасында калдыруның мөһимлеген әйтте.

Бу юнәлештә эшләр авырдан бара. Әлегә Татарстанның кулланучылар кооперациясе оешмаларында институтны тәмамлаган 178 генә кеше эшли. Моның өчен максатчан юнәлешкә студентлар җыю буенча системалы эш оештырырга, белем алуны Татарстан Кулланучылар берлеге оешмаларында эшләү белән бергә алып бару өчен шартлар тудырырга кирәк, – диде ул.  

Россия Кулланучылар җәмгыятьләренең Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов Татарстанга кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтте һәм башка төбәкләрне дә республикадан үрнәк алырга өндәде.

Быелгы форумның масштабы шаккатыра. Без һәр форумны алдагысыннан көчлерәк, яхшырак итеп эшләү бурычын куйган идек. Хәзер инде мин, киләсе елда безне нәрсә көтә һәм ничек итеп моннан да уздырып булыр икән, дип уйлана башладым. Миңа калса, Татарстанда форум бик югары дәрәҗәдә үтә, диде ул.

Аның фикеренчә, әлеге юнәлештә эшчәнлек элеккеге традицияләргә нигезләнергә, шул ук вакытта заманча булырга тиеш.

Системадагы студентлар санын ике тапкырдан күбрәккә арттыра алуыбыз, яңа белгечлекләр тәкъдим итә алуыбыз белән горурланам. Белем бирү дәрәҗәсе арта. Без хәзер инде ипи һәм колбаса ясарга гына өйрәнеп калмыйбыз, ә югары технологияләр белән шөгыльләнәбез, югары технологияле ризыклар әзерлибез, – диде ул.  

Горурлык

 Форум чаралары акрынлап «Агроволга – 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгына күчте. Ул 48 гектарлы тәҗрибә-күрсәтү кырларын, масштаблы экспозицияне һәм эшлекле форумны берләштерде. Компанияләр игенчелек һәм терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау детальләре, АСКны цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төргәкләү, аграр төзелеш һәм инфраструктура, кадрлар әзерләү өлкәсендәге яңалыкларны тәкъдим итте. Шулай ук бөртекле, кузаклы, азык, майлы һәм техник культураларның 200 гә якын сорты һәм гибриды белән танышу мөмкинлеге бар иде. Биредәге мәйданчыкларда эре һәм урта хуҗалык җитәкчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алды.

 Экспозицияләрнең бер өлеше кыр чәчәкләре, печән исе килеп торган кырда урнашкан иде. Хуш исле чәчәкләр арасында кунакларны зур ишегалдысы булган татар йорты каршы алды. Ә сыйлы табындагы зур самавырда тәмле чәй кайнап торды.

– Татарстан күп еллар дәвамында илнең авыл хуҗалыгы җитештерүендә алдынгыларның берсе булып тора. Бүген агросәнәгать комплексы үсеш перспективаларына ия югары технологияле тармакка әверелде. Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре традицияләрне саклап кына калмыйча, заманча технологияләрне дә актив кертә, үзләренең нәтиҗәлелеген арттыра һәм республика икътисадын ныгыта, – диде Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне ачу тантанасында.

Хатын-кыз – гомер буе җиңүче

Халыкара күргәзмә кысасында «Аросәнәгатьтә хатын-кызлар» бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды. Монда дүрт номинациядә унике хатын-кыз бүләкләнде. Алар арасында оешма җитәкчеләре дә, фермерлар һәм шәхси хуҗалык алып баручылар да бар иде. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җиңүчеләрне тәбрикләп, хезмәтләре, куйган көчләре, авыл хуҗалыгына керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте.

– Хатын-кыз ул – гомер буе җиңүче: гаиләдә дә, эштә дә, мәктәп һәм балалар бакчасында да. Бу – бүләк кенә түгел, ә хатын-кызларның авылны үстерүгә һәм ил икътисадын ныгытуга керткән бәяләп бетергесез өлешен тану, – диде ул.  

Бүләкләнүчеләр арасында Питрәч районы Шихазда авылыннан Зөлфия Шәйхлисламова да бар иде. Ул озак еллар кошчылык тармагында хезмәт куя.

– Озак еллар «Ак барс» кошчылык фабрикасында эшләдем. Шуннан соң унөч ел фермер хуҗалыгын җитәкләдем. Бүген дә бик күп итеп күркәләр үстерәм. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсак та, хатын-кызлар күп. Алар иген дә үстерә, мал да асрый, гаиләсен кайгыртырга да вакыт таба. Теләгем шул: барысы да яратып башкарган авыр хезмәтләренең менә шундый татлы җимешен татысын иде. Бүген шушындый зур чарада бүләкләү бик күңелле, – диде Зөлфия Шәйхлисламова. 

Моннан тыш, күргәзмә кысасында нәселле терлекләрнең «Агроволга гүзәле» VI республика конкурсы һәм тракторларны профессиональ йөртү буенча республика чемпионаты узды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре