Бу хакта «Агроволга» халыкара күргәзмәсе мәйданчыкларында Татарстан сөт җитештерүчеләр берлегенең генераль директоры Денис Пирогов әйтте.
— Кемдер инде минуска, кемдер нольгә эшли. Иң мөһиме — җиңел акчалар һәм күләмне арттыру чоры тәмамланды. Хәзер хуҗалыкның яшәве һәм үсеше тулысынча аның эчке икътисади тотрыклылыгына һәм һәр чыгымны контрольдә тота белүенә бәйле», — дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренчә, 1 литр сөт җитештерүнең үзкыйммәте 2025 ел йомгаклары буенча 33 сумнан артып киткән. Аның 34–35 сумга кадәр күтәрелүе фаразлана. Чыгымнарда төп өлешне азык (47 процент) алып тора, икенче урында — яңа таналар сатып алу (17 процент), алга таба — җиһазлар (шулай ук 17 процент).
— Вакыйгалар, һичшиксез, икенче якка үзгәрәчәк. Бу чор узачак. Бүген бездә әзер сөт продукциясе запаслары инде складлар тулып ятмый, кимүгә таба бара. Шулай әзер сөт продукциясенә сорау артуы күзәтелә. Экспортка да күбрәк чыга башлар, дип өметләнәбез, — диде Денис Пирогов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез