– Россия территориясендә теркәлгән партияләрнең 17 се Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясендә катнашу хокукына ия. Шул исәптән, 11 сәяси партия сайлауда имза җыймыйча гына катнаша ала. Бүген аларның барысы да үз федераль исемлекләрен тәкъдим итте инде, – диде ул.
Исемлеккә 11 сәяси партия: «Бердәм Россия», КПРФ, «Коммунисты России», ЛДПР, «Новые люди», «Партия прямой демократии», Российская партия пенсионеров за социальную справедливость, Российская экологическая партия «Зеленые», «Родина», «Справедливая Россия – За правду», «Яблоко» кергән.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе исемлегенә кермәгән сәяси партияләр, шулай ук бер мандатлы сайлау округлары буенча алар тәкъдим иткән кандидатлар, теркәлү өчен, үзләренең тәкъдим ителүен хуплаучы сайлаучылар имзаларын җыярга тиеш.
– Федераль законда барлык сәяси партияләр һәм кандидатлар өчен Думага сайлау кампаниясендә катнашуның бердәм кагыйдәләре билгеләнгән. Безнең бурыч – сайлауда катнашучыларның тигез хокуклылыгын һәм сайлау законын үтәүне тәэмин итү. Татарстанда Думага депутатлар сайлауга әзерләнү планлы нигездә дәвам итә. Тавыш бирү ачыктан-ачык, лигитим, республикабызның өч миллион чамасы сайлаучысы өчен имин һәм уңайлы узарга тиеш, – диде Андрей Кондратьев.
Сайлау участокларында волонтер-медиклар да эшләячәк.
– Сайлау хокукы булган һәркемгә аны тормышка ашыру мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Безнең арада аз хәрәкәтләнүче гражданнар, өлкән яшьтәгеләр бар. Без аларга сайлау участокларына кадәр барып җитәргә, шулай ук урында хәрәкәтләнү мәсьәләләрендә булышачакбыз. Үз компетенциябез кысасында ярдәм күрсәтергә дә әзер. Чөнки волонтер-медиклар – ярдәм кирәк булганда һәрвакыт янәшәдә була торган кешеләр, – диде «Волонтер-медиклар» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Анна Мөбарәкшина.
Билгеле булганча, сайлау быел 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Татарстанда сайлаучылар тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауда тавыш бирәчәк.
Фикер
Айрат ФӘРРАХОВ, Казан дәүләт медицина университеты ректоры, Россия Дәүләт Думасы экс-депутаты:
– Татарстан Россия Дәүләт Думасында һәрвакыт аерым исәптә тора. Республикадан бик җентекле, уйланылган һәм кызыклы тәкъдимнәр килә. Татарстанның бренд булуын аңларга кирәк. Шуңа күрә республика вәкилләреннән төгәл позиция һәм югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык көтәләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез