«Озак яшисең килсә, күбрәк эшләргә кирәк». Яшел Үзән районының Каратмән авылында яшәүче Суфия Шәйхетдинованың тормыш кайгыйдәсе бу. Шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен каршы алган Суфия әбинең балалары белән аның язмыш йомгагын сүттек.
Гомер буе колхоз умарталыгын караган, үзе дә бал кортлары кебек берөзлексез хезмәт куйган ул. Хуҗалык эшләрен алып барганда, күп итеп сыерлар асрап, аларның сөтен эшкәртеп, шәһәргә алып барып сатарга да өлгергән. Аңа хәтта киномеханик булып та эшләп алырга туры килә. Оештыру сәләтенә ия булган Суфия апа авыл тормышында да бик актив катнаша.
– Хуҗалыкка нәрсә кирәк, нәрсәне җайлау сорала – иң элек аңа әйтәләр иде. Техникага запас частьларны да башка районнарга барып, үзе алып кайта торган иде, – дип искә ала җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина.

Әниләренең бу кыюлыгы һәм үҗәтлеге турында балалары да горурланып сөйли. Сугышта катнашкан ире бик тыныч, сабыр холыклы кеше була. Сыгылмас рухлы Суфия апа исә, киресенчә, гаиләдә дә, тормышта да бик көчле, актив һәм таләпчән холкы белән аерылып тора.
– Йорт салырга агач кирәк иде. Авылдан әллә ничә кеше юллап барды, берәүгә дә бирмәделәр. Әни баргач, бервакытта да буш кайтмады. Шулай «Табам!» дигән әйберен тапмыйча кайтмас иде. Безгә – балаларына, туганнарына биш йорт салырга булышты ул. Әни аркасында барысы да эшләнде, – ди улы Иран.
Улы Илдар исә әнисенең озын гомерле булу сере гел хәрәкәттә һәм бал кортларына бәйледер дип уйлый:
– Продуктларын еш куллана иде. Ул «Майский» теплицасының умарталыгын да, колхозныкын да карады, үзебездә дә бал кортлары бар иде. Һәркайсында 100–150 оя корт карый иде. Шулкадәрле хезмәтне ничек башкарып бетергән дә каян көч алган икән?! – ди ул.
Тик бар да бал да май булмый шул. Бүгенге тыныч, бәрәкәтле картлыгына ирешкәнче, Суфия апага тормышның ачысын-төчесен шактый татырга туры килә. Алты бала тапкан ананың язмышы сикәлтәле була. Бер кызының гомере бик кыска була, ул нарасый вакытта ук үлә. 1997 елда 17 яшьлек оныгын, ә берничә ел элек каты авырудан кызын югалта. Болар өстенә ике кияве дә яшьли вафат була. Шушы зур югалтуларны кичерсә дә, ул сынмый, сыгылмый, йөрәк җылысын саклап кала белә.

Килене Миләүшә апа 1989 елда төп йортка килгәнен яхшы хәтерли. Ул чакта бу шау-шулы, зур гаиләдә берьюлы тугыз кеше яшәгән була: кияүгә чыкмаган кыз туганнары, иренең абыйсының гаиләсе...
– Әни тормышта да, гаиләдә дә нык булды. Эшкә үҗәт, эшләсә – умырып эшләде. Өлкән яшьтә дә биш оныгын мунча кертте. Аларны озаткач, авыру ирен юындыра иде, – дип сокланып сөйли ул.
Кызы Таһирә апа да, килене дә Суфия әбинең бик кунакчыл булуын, йортларыннан кеше өзелеп тормавын әйтәләр. Кем генә кермәсен, берсе дә чәй эчмичә чыгып китмәгән. Иң гаҗәбе: йөз яшьлек әбинең әле хәзер дә кулының тик торганы юк. 95 яшенә кадәр бик матур итеп оекбашлар бәйләгән, бүген дә юып, кипкән киемнәрне таслап, тәртипләп төреп куярга ярата, дип сөйләде балалары.
Юбилярны тәбрик итәргә килгән Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Денис Лулаков та лаеклы тормыш юлы үткән киң күңелле кешеләрне котлауның зур мәртәбә булуын әйтте.
– Хезмәт белән тормыш иткәннәрнең гомере озын була. Без 95 яшьлекләрне, йөзьяшәрләрне еш котларга барабыз. Шунда һәрвакыт бер үзенчәлеккә игътибар итәм: аларның барысы да – гомер буе тырышып гомер иткән, гел хәрәкәттә булган кешеләр, – диде ул.

Табын янында Суфия апаның 80 гә җитеп килүче иң өлкән улын кыстый-кыстый ашатуын күзәтү дә күңелле. «Улым, шулпа ашадыңмы?» «Сиңа өчпочмак китерделәрме әле?» «Суына бит инде, тәмле чагында аша»... Әни кеше өчен бала ничә яшьтә дә бала шул инде!
«Әниегезнең нинди киңәше сезне гомер буе озата килде?» – дигән сорауга ике улы да бертавыштан диярлек: «Кешеләргә мөмкин кадәр яхшылык эшләгез һәм кеше әйберенә тимәгез», – дип җавап бирделәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез