Уңай динамика бөтен шәһәр буйлап «сары челтәрләр»не системалы урнаштыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Шәһәрдә каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю системасы турында «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «ПЖКХ» идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов сөйләде.
Аның сүзләренчә, 10 июльгә 2 064 контейнер мәйданчыгында калдыкларны аерым җыю өчен 2 мең 522 чүп багы урнаштырылган – бу шәһәрнең барлык контейнер мәйданчыкларының 76 проценты. Ел башыннан аларның саны 551 мәйданчыкка арткан, өстәвенә, чүп әрҗәләрен урнаштыру көн саен дәвам итә. Әмма һаман да 654 контейнер мәйданчыгы «сары челтәрсез» кала. 371 очрак буенча урнаштыру өчен территорияне яңарту, киңәйтү яки яңадан җиһазлау таләп ителә. – Мәйданчыклар милекчеләре бу эшләрне башкарган саен аерым җыю системасы киңәячәк, – диде ул. Төбәк операторы барлык районнарны тулысынча тәэмин итү өчен кирәкле күләмдә контейнерлар сатып алган. Хәзер идарәче компанияләр һәм район администрацияләре белән контейнерлар булмаган яки чүп-чар күп җыела торган урыннарда өстәмә челтәрләр урнаштыралар. Бүгенге көндә 290 контейнер мәйданчыгына өстәмә чүп савытлары таләп ителә.
«Шәһәрнең төп бурычы – чүп-чар күләмен киметү. Казанда көн саен каты көнкүреш калдыклары полигонына 1600-1800 тонна калдык чыгарыла, һәм мондый тизлектә һәм күләмдә чыгарылган чүп аркасында полигоннарның мөмкинлекләре ике елдан тулысынча сарыф ителәчәк. Шуңа күрә безнең өчен чүпне аерым җыю экологиягә кагылышлы мода артыннан иярү генә түгел, ә кискен ихтыяҗ булып тора. Аерым җыю челтәрләре чыннан да бүгенге көндә шәһәр инфраструктурасының аерылгысыз бер өлешенә әверелде, мәйданчыкларның өчтән ике өлеше алар белән җиһазландырылган. Тулаем алганда, бу начар нәтиҗә түгел, әмма безнең – төбәк операторының, район администрацияләре башлыклары, торак-коммуналь хуҗалык комитетының чишәсе мәсьәләләре һәм эшлисе эшләре күп әле», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Эшкәртелгән пластиктан эшләнгән яңа баклар элек аерым җыю булмаган урыннарда барлыкка килә. «Сары челтәрләр» шәһәр инфраструктурасының гадәти җиһазына әверелә. Бүген һәр кеше йорт янында икенчел чималның төп биш төрен: пластик, пыяла, кәгазь, металл һәм тетрапак төргәген аерым тапшыра ала. Көн саен дүрт махсус машина икенчел чималны каты көнкүреш калдыкларыннан аерым чыгара. Беренче ярты елга алар меңнән артык рейс башкарган. Киләчәктә тагын ике экипажны эшкә чыгару планлаштырыла. Җыелган калдыклар сортларга аеруга һәм алга таба эшкәртүгә җибәрелә. Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында җиһазландырылган контейнер мәйданчыклары өлеше 91процентка җитә, ә Вахитов һәм Идел буе районнарында бу күрсәткеч 69-71 процент.
«Мин бу мәсьәләдә сездән эшне көчәйтүегезне сорыйм. Нигездә бу торак милекчеләре ширкәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгының эш юнәлеше икәнен аңлыйм, әмма Идел буе районы өчен чүп мәйданчыклары саны 71процент кына булуы аз, шуңа күрә бу вәзгыятьне бергәләп хәл итүегезне сорыйм», – дип йөкләде Башкарма комитет җитәкчесе тиешле идарә тармакларына. Шул ук вакытта Рөстәм Гафаров Казанда калдыкларны аерып җыю инфраструктурасы дәрәҗәсенең артуын, ә махсус контейнерлар белән җиһазландырылган мәйданчыкларның өчтән ике өлеше булуы — начар нәтиҗә түгеллеген билгеләп үтте.
Евгений Чекашов шулай ук «ПЖКХ» идарәче компаниясе үзенең партнерлары белән бергә шәһәр күләмендәге «Пластик капкачлардан теннис өстәлләре» акциясен башлап җибәрүен дә әйтте. Казан халкы, башкаладагы оешмалар капкачларны «Җыю ноктасы» пунктларына, Казансу буендагы экостанциягә тапшыра ала. Җыелган чималдан теннис өстәлләре ясарга ниятлиләр. Аларны шәһәрдәге җәмәгать урыннарының берсендә күрергә мөмкин булачак. Капкачларны исә Васильченко урамы, 6, Родина урамы, 45 адреслары буенча, шулай ук «УРАМ» экстрим-паркындагы экостанциягә тапшырырга мөмкин.
Яңа Савин районында ел ахырына кадәр «ПЖКХ» идарәче компаниясенең төбәк операторы икенчел чимал кабул итүнең өченче пунктын – «Җыю ноктасы»н ачачак. «Җыю ноктасы» проекты шәһәр халкы арасында зур ихтыяҗ булуын күрсәтә. Агымдагы елның беренче алты аенда Родина һәм Васильченко урамнарындагы пунктларда 220,5 тонна икенчел чимал кабул ителгән, ягъни әлеге мәйданчыкларга 20 меңнән артык кеше төрле чимал тапшырган. «Җыю нокталары»ның төп аудиториясе – 30 яшьтән 45 яшькә кадәрге шәһәр халкы, ди Евгений Чекашова. Әмма елдан-ел аерым җыю яшьрәк буын арасында да, өлкән буын вәкилләре арасында да гадәткә керә бара.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез