«Сез үсеп килүче буын өчен үрнәк». Бүген Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Биредә җитештерү алдынгыларына, медицина, фән, мәдәният һәм мәгарифнең күренекле эшлеклеләренә, авыл хуҗалыгы һәм эшче һөнәрләре вәкилләренә, күпбалалы ата-аналарга, ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Барлыгы 48 бүләк.
Бу залга республикабызның горурлыгы булган кешеләр чакырылган, дип ассызыклады Марат Әхмәтов, тантанада катнашучыларны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп.
– Фидакарь хезмәтегез, Татарстанның рухи һәм социаль-икътисадый үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Нәкъ менә сезнең кебекләр ярдәме белән республика, катлаулы шартларга карамастан, динамик үсешен дәвам итә, – диде Марат Әхмәтов.
Ул кыскача республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләренә тукталды. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 5,7 трлн сумнан артып китте, 1,7 трлн сум инвестицияләр җәлеп ителде, бюджет керемнәре 600 млрд сумнан арткан. Марат Әхмәтов махсус хәрби операциядә катнашучыларга, бүген үз гомерләрен корбан итеп, фидакарьләрчә Ватан сагында торучыларга рәхмәт белдерде.
«Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә лаек булган Биектау районы Мүлмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Хуҗиева мәгариф системасында 51 ел эшли. «Бүген биредә «Татарстанның атказанган укытучысы» исемен алу – минем өчен зур мәртәбә. Мин мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелүен күрәм. Республика җитәкчелеге ярдәме белән безнең мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Хәзер бу – чиста, якты һәм чын-чынлап заманча мәктәп», – диде Гөлнара Хуҗиева. – Без районда алдынгы урыннарда торабыз, ә укучыларыбыз югары нәтиҗәләр күрсәтәләр, ел саен фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Бүгенге көндә мәктәптә 90 бала белем ала. 9 нчы сыйныфта укучы 7 укучыбыз татар теленнән Төп дәүләт имтиханын яхшы билгеләргә тапшырды. Бу уңышлар артында педагогларның зур хезмәте тора. Бүгенге мактаулы исем – минем хезмәтемә югары бәя, ул миңа алга таба эшләргә көч бирә һәм яңа казанышларга рухландыра, – диде Хуҗиева.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән Әлфия Хөснетдинова «Нәфис Косметикс» акционер җәмгыятенең Казан химия комбинатында җылылык изоляциясендә изоляцияләүче булып 1992 елдан бирле эшли.
– Эшемне, авыр булса да, бик яратам. Хуҗаларыбыз тырышып эшләвебезне тиешенчә бәяли. Хезмәтебезнең ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген аңлыйлар һәм һәрвакыт ярдәм итәргә торалар. Хәзер яшьләрне дә үз тәҗрибәмнән чыгып эш күнекмәләренә өйрәтәм. Сез эштән курыкмагыз, ә эш сездән курыксын, дим. Замана яшьләре җиңел эш кенә карый, дип зарланырга яраталар. Мин моның белән килешмим, безгә бик эшчән яшьләр килә, – диде Әлфия Хөснетдинова.
«Ата-ана даны» медаленә Балтач районыннан 5 бала анасы Людмила Тарасова лаек булды.
– Балаларны яратам. Гел балаларым күп булуны теләдем. Күпбалалы гаиләдә балалар бер-берсенә ярдәмләшеп яшәргә өйрәнәләр. Без аларны кешелекле, хезмәт сөючән булырга өйрәттек. Күп бала табудан куркырга кирәкми. Мин үзем милләтем буенча удмурт. Балаларга гореф-гадәтләрне өйрәтеп үстерәм. Алар туган телебезне беләләр. Гаиләдә удмурт телендә генә сөйләшәбез. Гаилә кыйммәтләрен саклап калу өчен тырышабыз, – диде Людмилла Тарасова.
КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов «Татарстан Республикасы Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исемен алды.
– Шатлыклы хисләр кичерәм. Республика һәм югары уку йорты җитәкчелегенә зур рәхмәтлемен. 30 елдан артык мәгариф һәм милли кадрларны тәрбияләү өлкәсендәге эшчәнлегемне күреп, шулай зур бәяләделәр. Минем уңышларымда гаиләм, әти-әнием, хезмәттәшләремнең дә өлеше бар. Киләчәктә бу югары исем тагын да рухланып, зуррак көч куеп эшләргә ышаныч һәм өмет бирә, – диде Ринат Мирзаһитов. – Замана алга бара, хәзер студентлар да башка. Шулай булуга карамастан, эшемә шатланып киләм. Алар белән без яшәрәбез. Студентларыма да рәхмәттән башка сүз юк. Алар булмаса, мин бу исемне ала алмаган булыр идем.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез