Без намазлык өстенә басып, Аллаһы каршына киләбез, бу дөньядагы һәрнәрсәнең дә Аллаһы Тәгаләдән икәнен аңлыйбыз, һәм күңелгә тынычлык килә. Рәсүлебез (с.г.в.), сәҗдә кылганда, безнең бөтен тән әгъзалары да эшли, дигән. Бу фикерне галимнәр дә дәлилли. Әгәр кеше кечкенәдән намаз укый икән, ул бил авыртуларыннан интекмәс, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Гомумән, баш мие эшчәнлеген арттыру өчен сәҗдә кылудан да нәтиҗәле физик күнегү юк. Башны аска игәч, кан шунда йөгерә, басым арта, кан тамырлары киңәя. Күтәрелгәч, кан китә, кан тамырлары тарая. Шул рәвешле хәрәкәтләнеп, кан тамырларының эчке стеналары ныгый. Бу тромблар хасил булудан саклый. Бала җиде яшьтә намаз укыса, аның башында бернинди дә авырулар булмый. Кеше организмында 360 буын бар. Аларга тоз утыра. Намаз укыганда, без бу буыннарны селкетеп, шул тозны да таратабыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез