1. Су керү вакыты кешенең яшенә, сәламәтлеге, һава һәм суның җылылыгына бәйле.
2. Һава температурасы +25 градустан югарырак, суныкы +24 градус чамасы икән, суда 30–60 минут буе рәхәтләнеп, бернидән шикләнмичә чупырдарга мөмкин. Ә инде жылылыгы 19–22 градустан артмаса – 15–20 минут, тагын да кимрәк (17–19 градус) булса, 5 минут чамасы гына коенып алу киңәш ителә. Суга йөгереп түгел, әкренләп, тәнне салкынча суга ияләштереп кенә керергә кирәк.
Урамдагы температура +23...+25 градустан түбәнәйгән очракта суга бөтенләй дә кермәү хәерле.
3. Суда бала организмы тизрәк суынганлыктан, коену өчен аңа тагын да азрак вакыт кирәк. Суның температурасы 23–24 градуска җиткәч, 4–6 минуттан башлыйсы. Шуннан соң акрынлап кына 15 минутка җиткерергә. Үсмерләргә, сәламәтлегенә зыян килүдән шикләнмичә, 15–30 минут коену рөхсәт ителә. Иреннәре зәңгәрләнү, каз тәне чыгу, колак йомшагы салкын булу баланың туңуын күрсәтә.
Ничек тиз генә җылынырга?
* судан чыккач, үтәли җилдән качарга (мөмкинлек булса, җылы урынга яки машинага кереп утырыгыз);
* сөлге белән яхшылап сөртенергә (нык туңсагыз, аяк кулларны ышкырга кирәк);
* судан туңып чыккан кешегә зур дозада (500 мг) С витамины ярдәм итә.
Сүз уңаеннан
Комлыктагы ком дезинфекцияләнмәгәнлектән, 5–6 см тирәнлектә төрле микроорганизмнар (башлыча гөмбәчек авырулары) үрчергә мөмкин. Бигрәк тә дымлы комда инфекция ияртү куркынычы зур. Шуңа күрә комга күмелеп яту (аеруча тәндә җәрәхәтләр булганда) киңәш ителми.
Саннар
* Су температурасы 22 градус булган очракта, тән һәр 4 минут узган саен 100 калория (коры җирдәгегә караганда 15 тапкыр тизрәк) югалта.
* Ашаганнан соң кимендә 30 минут узгач кына суга керергә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез