Газетага язылу

Солтан хәзрәт Морадыймов: «Спортның кайбер төрләре белән шөгыльләнү сөннәт»

Соңгы арада сәламәтлегенә игътибарлы булучылар саны арта. Берәүләр моның өчен махсус дарулар эчсә, икенчеләр актив тормышны гадәткә кертә. Спорт физик кына түгел, рухи тәрбия дә бирә, диләр. Ә динебез спортка нинди карашта? Исламда тыелган спорт төрләре бармы? Шул сорауларга җавап эзләп, «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы белән әңгәмә кордык.

Солтан хәзрәт Морадыймов: «Спортның кайбер төрләре белән шөгыльләнү сөннәт»

– Хәзрәт, мөселманнарга спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә ярыймы?

– Динебездә спорт белән шөгыльләнү тыелмаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә спортны яраткан. Үзе көрәш белән кызыксынган. Хәдисләрдән аның хатыны – Гайшә анабыз белән йөгерүдә ярышканы билгеле. Һәркем йөзә һәм атта йөри белергә тиеш, дигән. «Көчле мөселман Аллаһы Тәгаләгә хәлсез мөселманнан якынрак», – дигән хәдис тә бар. Ә көчле булыр өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Аның кайбер төрләре белән шөгыльләнү сөннәт тә әле. Кеше намазын укып, уразасын тота икән, хәрәмнән тыелып, хәләл гамәлләрен үти икән, аның шәригать кануннарыннан тайпылмаган спорт белән шөгыльләнүе берничек тә динебезгә каршы килә алмый.

– Ә ир-ат һәм хатын-кызларга фитнес, спорт залларына бергә йөрергә ярыймы?

– Аларга аерым бүлмәләр каралган булса, ярый. Ир-ат күзләрен башка гүзәл затларга караудан сакларга тиеш. Фитнес белән шөгыльләнгәндә, хатын-кызларның күбесе яулыксыз һәм аларның гаурәтләре капланмаган була. Шуңа күрә тренер да, шөгыльләнә торган заллар да аерым булса хәерлерәк.

– Мөселман спортчыга нинди таләпләр бар?

– Шәригать буенча тыелган ярышларда катнашу рөхсәт ителми. Ягъни әдәп-әхлак кагыйдәләре сакланмаган спорт төрләре мөселманнар өчен тыела. Шулай ук мөселманнарның гаурәте капланган булырга тиеш. Хатын-кызларга гына түгел, ир-атларга да каплаулы булу мөһим.

– Профессиональ спортчыларның еш кына ярыш вакытлары рамазан аенда ураза тоту яисә намаз вакытына туры килергә мөмкин. Монда очракта спорт белән динне бәйләп буламы? Алар бер-берсенә каршылык тудырмыймы?

– Дин беркайчан да бернәрсәгә дә каршылык тудырмый. Кеше вакыт һәм һөнәрне дөрес кулланмау сәбәпле генә менә шундый каршылыклар туа. Әйтик, гарәп илләрендә балалар намазлы да, шул ук вакытта спорт белән дә шөгыльләнәләр. Аларның беркайчан да бу юнәлештә каршылык белән очрашканнары юк. Мәсәлән, «Рубин» футбол клубының элеккеге уенчысы Гекдениз Карадениз күнегүләрдә йөкләнешне киметеп, рамазан аенда уразалы килеш футбол уйнады. Спорт белән шөгыльләнү дингә зыян китерми, киресенчә, файда гына бирә, чөнки сәламәт кешенең гыйбадәте дә сәламәт.

– Мөселманнарга кайсы спорт төрләре белән шөгыльләнү хәерлерәк булыр?

– Йөзү, атта йөрү, җәядән ату кебек спорт төрләре. Милли спорт төрләре бар. Алар белән шөгыльләнү дә безнең өчен хәерле һәм бәрәкәтле булыр.

– Динле, иманлы булуның спортчыга нинди ярдәме бар?

– Спортчы Аллаһыны таный һәм ул тыйганнардан тыела, кушканнарын үти икән, аңа бернинди каршылык та тумаячак. Ә инде үзалдына спортта карьерасын төзү максатын куеп, Аллаһы тыйганнарга кул селти икән, аның спортчы булуыннан бернинди дә файда булмас. Сәламәтлеге ныгыса да, калебе чиста булмас. Мәсәлән, күп кенә көче-куәте булган егет-кызлар да зур чемпионатларга үтә алмый. Шушы лаеклылар урынына карьерага, малга табынучылар уза. Мөселман спортчы алдаламый, хөкемдарлар белән сатулашып түгел, ә дөрес уен алып бару ягында. Көрәш булсынмы, тимераякта шуумы, футбол яки хоккеймы – һәрвакыт гаделлек булырга тиеш.

– Мөселманнар өчен шахмат һәм шашка уйнау – хәрәм, диләр. Бу дөресме?

– Шашка турында төгәл генә әйтеп булмый. Ә шахматка килгәндә, Әбү Хәнифә мәзхәбенең «Хидая» китабында, ул – мәкрүһ гамәл, ди, ягъни шахмат уйнамау хәерле. Бу вакытны заяга уздырмау ниятеннән тыелган булырга тиеш.

– Ә бокс, каратэ кебек спорт төрләренә дин нинди карашта?

– Көндәшеңнең тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган спорт төрләре диндә тыела. Бигрәк тә бокс. Анда спортчылар бер-берләренең башына да, йөзенә дә суга. Дин исә тән өчен файдалы булганны гына рөхсәт итә, ә зыян китерүне тыя. Үзең өчен, ягъни сәламәтлегеңне ныгыту максатыннан гына шөгыльләнергә мөмкин. Ул тыелмаган. Кыскасы, йодрык белән кешегә түгел, махсус капчыкка сугып шөгыльләнергә ярый.

– Ә ат чабышында катнашуга дин нинди мөнәсәбәттә?

– Аллаһы Тәгалә Коръәннең «Нәхел» сүрәсендә: «Атланып йөрер өчен, мәртәбәләр өчен атларны, качырларны, ишәкләрне, йөк ташый торган хайваннарны яралттык. Сез әлегә белмәгән башка бик күп нәрсәләрне яралтабыз», – дигән. Димәк, кешеләргә алардан файдалану да тыелмаган.

– Уразада килеш спорт белән шөгыльләнергә ярыймы?

– Уразаны боза торган гамәлләрдән кала башка гамәлләр белән шөгыльләнү уразаны бозмый. Үзегезгә авырлык китермәсәгез, спорт белән шөгыльләнергә була. Ураза сезгә авырлык булып тоелмасын өчен, спорт белән шөгыльләнүне кичектереп торырга мөмкин.

ФИКЕР

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

– Халык бүген спортның ялганга әйләнеп баруын күрә. Шуңа да бүген спортка карата тискәре фикерләр яши. «Бу уен сөйләшенгән, бу ярышка барасыбыз килми», – диләр. Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән заманда көрәшчеләр кием белән бил алышкан. Абсолют батырга көрәшкәндә генә билгә кадәр чишенә торган булганнар, ягъни, уен чиста, гадел булсын, дигәннәр. Бүген спорт уеннарына гаделлек җитми. Дин тормышта чисталыкка, хакыйкатькә алып бара, кайбер җитешсезлекләрне төзәтә. Спорт та искәрмә түгел. Ярышлар тиешенчә үткәрелсен өчен, спортчының, тренерның, хөкемдарның динле булуы мөһим.

Хәдисләр

«Берәр гамәл иман китерүчене Аллаһыга табынудан читләштерсә, бу вакытны бушка уздыру булып санала. Дүрт шөгыльдән тыш: ук ату, атта йөрү, гаиләң белән уйнау, йөзәргә өйрәнү».

«Иртән сау-сәламәт, имин һәм ризыгы булган хәлдә уянган кеше бөтен дөньяга ия».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре