Моңлы тавыш чишмә кебек барыбер бер бәреп чыга, юлын таба. Мирсәет Сөнгатуллинга да төзелеш тармагында эшләгән җирдән туп-туры консерваториягә, сәнгать дөньясына юл ачыла. Артист башкарган «Тәфтиләү», «Эскадрон», «Әллүки», «Уел», «Җанкай-җанаш», «Алимәкәй» һәм башка бик күп җырлар тамашачы күңелен яулый. Татар халкының 205 җырын бер дискка туплап чыгарган җырчы 2018 елда рекордлар китабына да эләгә. Мирсәет Сөнгатуллин белән хатирәләрне яңарттык.
– Мирсәет абый, соңгы елларда яңа җырлар яздырасызмы?
– Төрлечә була. Җыр яздыруны сораучылар да бар. Күптән түгел Спас районының Чәчәкле авылына багышланган җырны сораганнар иде, шуны яздырдым. Ул – минем әниемнең туган авылы да. Матур гына җыр килеп чыкты, яраттылар.
– Яшерен-батырын түгел, яшь барган саен, тавыш үзгәрә. Сезнең ничек, саклау өчен берәр нәрсә эшлисезме?
– Тавыш мәңгегә бирелмәгән, аны саклап калып кына булмый. Яшь чагымдагы кебек үк күкрәк киереп җырлап булмый инде. Ләкин халык җырларын башкаруның үз хикмәте бар. Җырны йөрәк аша үткәрергә кирәк. Аның моңы да, сүзләре дә, көе дә булырга тиеш. Гомәр ага Бәширов заманында: «Татар халык җырларын ташлама. Өметебез синдә», – дигән иде. Миңа шундый сәләт бирелгән икән, тавышым, көчем барда җырлыйм әле.
– Сезне элек телевизордан да, радиодан да бик еш җырлаталар иде. Хәзер радиода җырларыгызны куялармы, ишетәсезме? Үзегез барып, куюларын сорыйсызмы?
– Беркемнән дә сораганым юк. «Тәртип» радиосына рәхмәт, алар минем җырларны һәрвакыт куялар. Башка радиоларда бик ишетелми. Шулай да кайчагында, җырлаганыңны тыңладык, дип килеп әйтүчеләр бар.
– Концертларда катнашырга чакыралармы соң?
– Әйе, чакырып торалар, барам.
– Сез музыка училищесына кергәч, укымыйча китеп баргансыз икән бит. Сәбәбе нидә булды?
– Музыка училищесына килдем, җырлап күрсәттем. «Алабыз, имтиханнарга әзерлән», – диделәр. Мин бит – авыл малае, яшәргә урын кирәк. Тулай торагы бармы икән, дип белешергә булдым. «Юк, берәр әбигә фатирга керерсез», – диләр. «Ниндидер чит әбидә ничек яшим?» – дим. Болай булмый дип чыгып киттем. Урамда үзебезнең бер якташ очрады. «Күңелең төшкән, нишләп йөрисең?» – ди. Сөйләп бирдем. «Борчылма, мин дә институтка керә алмадым. Дәрвишләр бистәсендә төзелеш училищесы бар, әйдә шунда киттек. Анда ашаталар да, тулай торагы да бар, кием дә бирәләр», – ди. Шулай итеп, 33 нче училищега укырга киттем.
– Ә консерваториягә ничек кердегез?
– Консерваториягә мине Нәҗип абый Җиһанов чакырды. Армиядән кайткач, Чаллыда эшләдем. Сабан туенда «Тәфтиләү»не җырладым. Нәҗип абый яныма килде дә: «Энекәш, мине таныйсыңмы?» – ди. Ул вакытта күргәнем юк иде. «Гафу итегез, беләм, искә генә төшерә алмыйм», – дигән булам. «Интекмә, энекәш, мин – композитор Нәҗип Җиһанов, консерватория ректоры», – ди. Ул чагында консерваториянең дә нәрсә икәнен белмим. Нәҗип абый мине укырга чакырды. Телефонын да язып бирде. Автокранчыга укып бетергән идем. Өч ел эшләргә тиеш. Эштән җибәрмиләр. Нәҗип абыйга шалтыраттым. «Син юристка бар», – диде. Юристка барып сөйләп бирдем. Ышанмый. Нәҗип Җиһанов биргән телефон номерын да күрсәттем. Үзенә шалтыратып сорашты. Мине җырлатып та карады. Шуннан соң гына җибәрделәр. Консерваториягә кергәндә, музыкаль белемем юк иде бит. Шуңа башта ике ел әзерлек курсларында укырга туры килде.

– Иҗатта кайнап яшәгән чорның аеруча сагынып искә ала торган мизгелләре бармы?
– Рамил абый Курамшин белән җырлар яздырган вакытларны сагынам. Безгә килә иде, бергәләп башта җырларны сайлыйбыз. Аннары өйрәнәбез. Рамил абый белән 300 дән артык җыр яздырдык. Алар арасында композиторлар әсәрләре дә, халык җырлары да бар. Шул вакытлар искә төшә дә: «Их, Рамил абый юк», – дип куям.
– 205 татар халык җырын бер дискка җыю идеясе ничек барлыкка килде?
– Мин башта 100 татар халык җырын туплап чыгардым. Анда Рамил Курамшин, Максат Гомәров, Рәшит Алимбек белән яздырган җырлар да керде. Аларны яздырганда егетләрдән: «Бер дискка күпме сыя?» – дип сорадым. «Өч йөз дә сыя», – диделәр. Шуннан соң тагын бер диск яздыру идеясе туды.

– Ул диск рекордлар китабына ничек керде?
– Алмаз улым ул вакытта Мәскәүдә консерваториядә укый иде. Шунда яшәүче бер абзый, сатарга дип, миннән 500 диск алып китте. Аңардан бу дискны алган берәү көн буе тыңлый икән. Күршесендә шул рекордлар китабына кагылышлы кеше яшәгән. Ул көн буе бер үк кешенең төрле җырлар җырлавын ишетеп кызыксынган. Дисктагы телефон номерына шалтыратып: «Сез рекордлар китабына керә аласыз, халык җырларын бу кадәр җырлаган кеше юк, документларыгызны алып килегез, комиссиядә карарбыз», – дип әйттеләр. Бардым, карадылар. Миңа сертификат тапшырдылар.
– Халкыбыз җырларына шундый бирелгәнлек, мәхәббәт хисен сезнең күңелгә кем салды?
– 7–8 яшьләрдә үк радиодан Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова җырлаганны тыңлый идем. Ошый иде. Ул вакытта зур кара радио. Тавышы да рәтләп чыкмый. Шулай да колакка моң керә. Тора-бара шул җырларны үзем дә шыңшып җырлап йөри башладым. Тик өйдә кычкырып җырлап булмый бит, кеше күп, без алты бала үстек. Әтинең велосипедын алып, урманга китәм. Анда алан уртасында зур имән төбе бар иде. Шунда басып җырлап җибәрәм, матур булып кайтаваз килә. Үз тавышыңны ишетү кызык. Гел шунда килеп җырлый башладым. Бервакыт җиләк җыярга килгән кешеләр ишеткән. Миңа күренми генә тыңлап торганнар. Авылга кайткач сөйләгәннәр. 5 нче сыйныфта сәхнәдә җырлый башладым. Укытучы апа: «Безнең Мирсәет җырлый икән, тыңлагыз әле», – дип җитәкләп чыгарды. Беренче тапкыр «Чистай вальсы»н башкардым.
– Гаиләдә тагын кемнәр җырлый иде?
– Әни җырлады. Әти җырларның барысын да белә, ләкин тавышы юк иде. Ул гомер буе балта остасы булды. Остаханәсендә эшләгәндә җыр көйләрен бик матур итеп сызгыра иде.

– Иҗат дөньясында кайнап яшәгәннән соң лаеклы ялга чыгу артистка бик җиңел түгелдер. Төшенкелеккә бирелмәс өчен нишлисез?
– Безнең йорт янында гына парк бар. Мин шунда чыгып һава сулап йөрергә яратам. Аннары әле хәзер дә эзләнәм, халык җырларын барлыйм. Элек җырлаган җырларымны да: «Күңелемдәген биреп бетерә алдым микән?» – дип, кабат тыңлап карыйм, үземчә анализлап утырам.
– Яшьләрнең хәзер бик сирәге генә халык җырларын башкара. Җырчыларга нинди киңәш бирер идегез?
– Җырчы халык җырын башкарырга тиеш. Әлбәттә беркемне дә мәҗбүриләп булмый. Ләкин көчле тавышың булмаса да тырышырга кирәк. Берсен башкарып чыгасың икән, аның икенчесе, өченчесе дә җырлана. Ә инде моңлы, көчле тавышлы җырчылар халкыбыз җырларын тамашачыга күбрәк җиткерсен иде. Соңыннан ник җырламадым икән дип үкенечкә калмасын.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез