– Тормышта үрнәк алырлык кешеләребез күп безнең. Әтием ягыннан әби-бабаем Диләрә белән Камил Хәсәншиннар 70 ел тату гомер итте. Безнең балачагыбыз алар янында узды. Кечкенә генә булсак та, без әби белән бабайга карап, парлы матур тормышның нәрсә икәнен аңлап үстек, – дип сөйли Алсу. – Әти-әнием дә безгә матур үрнәк күрсәтеп яшәде. Алар һәр нәрсәдән матурлык табып, яшәүнең мәгънәсен аңлап яши. «Гаиләм» дип яшәгән кешеләр янында син дә тормышта иң мөһиме тигезлек икәнне белеп үсәсең.
Алсу белән Айнур икесе дә Мамадышта туып үсә. Бер ел очрашып йөргәннән соң өйләнешәләр. Бүген исә ике бала – кыз һәм ул үстерәләр.
– Соңгы вакытта гаиләләрдә җылылык калмады. Без барыбыз да башыбыз белән социаль челтәрләргә чумдык. Икешәр-өчәр сәгать кемнедер карап утырырга вакытыбыз бар, ә балаларга, тормыш иптәшебезгә игътибар бирергә өлгермибез. Безнең бәхетле минутларны интернет урлый. Элек әби-бабайларның буш вакыты булмаган. Бөтен эшне үзләре эшләгән. Ә хәзер хатын-кызлар да, ирләр дә ялкауланды. Ризыкны да әзерне генә сатып алырга ияләштек. Үзең пешергән, йөрәк җылыңны кушкан ризыкка җитәме соң? Ризык исе ул күңелне дә, йортны җылыта. Каядыр барып, әзерне ашау ир белән хатын арасын җылыта алмый. Гаиләдә таба исе чыгу өйгә нур сибә кебек миңа, – ди Алсу. – Әбиләребез гел хезмәттә булдылар. Иртәдән үк өйдә камыр ризыклары да пешкән булыр иде. Кичләрен куллары тегү, чигү, бәйләүдә булды. Берәү дә үз тормышын уйламыйча, башкаларны күзәтеп, сөйләшеп утырмаган...
Айнурның әти-әнисе Сәрия белән Хәлимнең бергә гомер итүләренә быел 50 ел икән.
– Гаилә кыйммәтләре тәрбия аша күчә, дип уйлыйм мин. Аның өчен әллә ниләр эшләргә кирәкми. Бары тик матур үрнәк күрсәтү җитә. Син болай ит, тегеләй эшлә, дию ачуны гына китерә ул. Балалар барыбер әти-әнисен кабатлый. Көзгедәге чагылышыңны алар аша күрергә була инде, – ди Алсу. – Аннары ирне хөрмәт итү кирәк. Бездә гомер-гомергә ир кеше гаиләне туендыра, хатын-кыз җылы учакны саклап тота, дигән кагыйдә бар. Замана хатын-кызларның таләбе зур, аларга теге кирәк, бу кирәк! Ә син үзең ирең өчен ни эшлисең соң? Менә шул турыда уйларга иде.
Алсу ире белән һәр нәрсәне уртага салып сөйләшергә өйрәнгән.
– Без бит хәзер сөйләшүдән дә читләштек. Рәхәт итеп уйларыбызны уртаклашып, бер-беребезне тыңлап утыра белмибез. Ә сөйләшү кирәк, – ди Алсу. – Башта мин балаларга математика укыттым. Әмма бераз эшләгәннән соң үземне башка өлкәдә сынап карыйсы иттем. Ирем исә һәр башлаган эшемне хуплап торды. Хәзерге вакытта хатын-кызларны бизәндерәм. Быел грант отып, «Серле сандык» проектын булдырдым. Мамадыш, Алабуга, Кукмара һәм Балык Бистәсе районнарында булып, татар, рус, керәшен, удмурт һәм мари хатын-кызлары белән очрашып, аларның гаилә серләрен белештем.
Алсу гел яңа идеяләр белән яши. Хатын-кызларны берләштермәкче, бәхетле гаиләләр санын арттырмакчы ул. Әле менә тиздән кич утыру гадәтен яңартырга җыена.
– Кешегә кеше кирәк. Җансыз телефоннар очрашып сөйләшүне алыштыра алмый. Бергә җыелып, кул эшләрен белән утыру гадәтен кире кайтарасым килә. Үзебез дә ял итәр идек, күңелләр дә тынычлык табар иде, – ди Алсу.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез