Татарстан Диния нәзарәте һәм Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасының (AAOIFI) Казандагы Ислам финансларын үстерү буенча Вәкиллекле үзәге арасында, шулай ук Россия ислам институты арасында хезмәттәшлек турында меморандумнар имзаланды. Документларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, AAOIFIның вәкиллекле үзәге җитәкчесе Надер Әмир Омар Абделәзиз һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин кул куйды.
Бу ике меморандум Россиядә ислам банкингын кертү буенча тәҗрибә рәвешендәге эшне алга таба тормышка ашыруга һәм ислам финанслары базарын үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк, хәләл банк продуктларын эшләү һәм дини экспертизаның нәтиҗәлелеген арттырачак, шулай ук партнерлык финанслары өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм махсус белем күтәрү курсларын оештыру мөмкинлеген киңәйтәчәк дип көтелә.
Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, имзаланган меморандум Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм AAOIFI вәкиллеге арасында инде урнашкан хезмәттәшлекнең дәвамы булып тора.
– Төп мәсьәлә – ышаныч. Без күптәннән ислам һәм шәригать кануннарын үтәүнең гомуми принципларына таянып, бер юнәлештә эшлибез. Базарга чиста булмаган максатлар белән килүчеләрне кертмәү мөһим, чөнки бу ислам банкингына бәйле тәҗрибәгә ышанычны киметергә мөмкин, – диде Татарстан мөфтие.
Аның сүзләренә караганда, финанс продуктларының шәригать кануннарына туры килүен әзерлекле белгечләр бәяләргә тиеш. Нәкъ менә шуның өчен быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы каршында шәригать комитеты төзелгән.
Комитет AAOIFIның Казандагы вәкиллеге белән даими хезмәттәшлек итәчәк, дигән ышаныч белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин. «Бу – илебезгә һәм республикабызга зур ышаныч, без аны акларга тиеш», – диде ул.
AAOIFI вәкиллеге белән Россия ислам институты арасында төзелгән меморандум ислам финанслары өлкәсендә фәнни һәм мәгариф эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән.
– AAOIFI белән берлектә без алга таба да игътибарны белгечләр әзерләүгә юнәлтәчәкбез. Барлык ислам уку йортларын тоташтыру, бу өлкәдә махсуслашкан белгечләр сайлау һәм аларны әзерләү нияте бар. Шуңа күрә бу меморандумның нәтиҗәләре якын арада ук сизелер дип уйлыйм, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Аның әйтүенчә, меморандум AAOIFI халыкара сертификатын ала алырлык белгечләр әзерләүне күздә тота.
Билгеле булганча, 2023 елның 1 сентябрендә Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Чечня республикаларында Россиядә ислам банкингы буенча тәҗрибә башланды. Былтыр әлеге эшне 2028 елга кадәр озайту турында карар да кабул ителде. 2025 елда Казанда AAOIFIның Россиядәге ислам финансларын үстерү буенча бердәнбер вәкиллекле үзәге ачылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез