Буран нәтиҗәсендә 30 яшьлек ир-атның өстенә тимер капка авып, баш сөяген сындырган

Республика клиник хастаханәсе табиблары аны көч-хәл белән үлем тырнагыннан йолып калган.

Баш сөяге сынган ир-атны РКБга дусты алып килгән. “KazanFirst” клиниканың матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, алар икәүләшеп авыр тимер капка урнаштырмакчы булган. Шулчак көчле җил чыгып, капканы ир-атның башына аударган. Дусты аны шундук хастаханәгә озаткан.

Республика клиник хастаханәсе табиблары ир-атның сул як чигә сөяге һәм баш сөяге сынуын ачыклаган. Нейрохирург Ренат Бекбулатов аңа операция ясаган. Хәзер сырхау инде палатага чыгарылган, хәле яхшыра.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү