Сбербанк башлыгы кешеләрне алдауның иң киң таралган ысулларын атаган

 Герман Греф “Россия 24” хәбәрчесенә мошенниклар арасында иң киң таралган өч алдау ысулы турында сөйләп үткән.

Беренче ысул – мессенджердагы аккаунтны ватып, телефон исемлегендәге кешеләр исеменнән акча биреп тору үтенече белән хәбәрләр җибәрү.
“Хәзерге вакытта мошенниклар шуның кадәр остарды: башта социаль челтәрдәге яки мессенджердагы аккаунтны вата, аннан соң дустыгыз яки коллегагыз исеменнән күпмедер акча биреп тору, яисә теге яки бу конкурста бала өчен тавыш бирү үтенече белән хәбәр җибәрә”, – дип билгеләп үткән банк башлыгы.

Икенчесе – куркыту. Мошенниклар, шалтыратып, имештер, балагыз (оныгыгыз һ.б) тоткарланды, аны коткару өчен ришвәт бирергә кирәк, дип куркыта.
Банк башлыгы билгеләп үткәнчә, күпмедер акча җибәрүне һәм персональ мәгълүматларны сорау шундук сагайтырга тиеш.

Өченчесе – әлбәттә, “ФСБ” хезмәткәренең, янәсе, счетыгызны ватканнар, бөтен акчагызны ашыгыч төстә “запас” счетка күчерергә кирәк, дип шалтыратуы. Һич кенә дә мондый шалтыратучыларга ышанырга ярамый, дип кисәткән Греф.


Фикер өстәү