«Түбән Бәрәскәдән «акчаны аз түлисең» дип киткән кеше юк»

Авыл гөрләп яшәсен өчен, халкының эш белән дә, аш белән тәэмин итәрлек шартлары булырга тиеш. Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылына баргач, моңа кабаттан инанып кайттым. Түбән Бәрәскә – районда иң төзек, матур, эшле авылларның берсе. Халкының күпчелеге шушы җирлектәге алдынгы хуҗалык – Ленин исемендәге нәселле терлек заводында эшли. Төенчеген төйнәп, аны сыртына асып, бәхет эзләп читкә чыгып китмәгәннәр. Туган авылларында кадерле һәм кирәкле кешеләр булып яшиләр. Хуҗалыкның уңыш сере нидә? Аның көчле һәм абруйлы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин белән шул хакта фикерләштек.

Уңышлы хуҗалык

Бүген хуҗалыкның 8300 гектар җире бар, аның 7 мең гектары – сөрүлек җирләре. Яңа, заманча фермаларда 3800 мөгезле эре терлек тоталар, шуларның 1500е – сыерлар. Тәүлегенә 43 тонна сөт тапшыралар. Иң мөһиме – авылның 240 кешесе хуҗалыкта эшли.

– Авыл халкы үз авылында кирәкле булырга тиеш, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин бу уңайдан. – Безнең фермаларда да сыерларны роботлар сава, язгы кыр эшләрен дә азрак кеше белән башкарып чыга алыр идек. Ләкин безнең кешеләрне эшле итәсебез килә. Механизатор тракторын куеп, бер-ике көн эшсез тора икән, аны шунда ук эләктереп алырга мөмкиннәр. Ә инде яхшы хезмәт хаклары да вәгъдә итсәләр, аны инде кире кайтарып булмаячак. Бүген юрист, экономист һәм башка һөнәр ияләре бик күп, ә менә шофер, тракторчы, слесарь, эретеп ябыштыручылар җитми, чөнки заманында эшче профессияләрнең дәрәҗәсен төшерделәр. Ә бездә ел саен ике-өч кеше кала әле.

Читкә китеп йөрмәсеннәр өчен, хуҗалык яхшы хезмәт хаклары белән җәлеп итә.   Яшьләр беренче елда ук хезмәт хакына 20 процент өстәмә ала. Киләчәктә эшчеләргә йортлар салу турында да хыяллана Илгиз Хәйруллин.

– Авыл хуҗалыгында терлекчелеге дә, игенчелеге дә булырга тиеш. Игенчелектә билгеле бер вакытта гына акча эшләп була, эшчегә дә эш язын, җәен, көзен генә бар. Ә терлекче ел буе эшле дә, ашлы да. Бездә эшләүчеләрнең уртача яше – 47. Кызганыч, кызлар азрак. Алар калмый дип, егетләр дә читкә китә. Ләкин бу проблема безнең заманда да бар иде. Ул елларда да калганы калды, китәсе китте, – ди ул.

Хуҗалыкның аягында нык басып торуын аның кредитларсыз гына яшәве дә дәлилли. 5 ел эчендә 800 млн сумлык төзелеш эшләре барган биредә. Ике зур комплекс сафка баскан.

– Без үзебезне уңышлы эшләп килә торган хуҗалык дип исәплибез. Заманалар ничек кенә авыр булса да, табыш белән эшли алабыз. Хуҗалык бер тиен кредит алмыйча, бөтен эшләрне үз хисабына башкарды. Мөселман кешесенә, бердән, кредит алу хупланмый. Икенчедән, заманалар үзгәреп тора бит. Син бер төрле планлаштырырсың, башкача килеп чыгар. Әйтик, быел сөт хаклары төшеп китте. Ягулык, төзелеш материаллары, техника, запас частьлар бәяләре ничек өскә сикерде. Ә хезмәт хакын арттырырга, кешене тотарга кирәк, – ди Илгиз Хәйруллин.

Хуҗалыкта эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 43 мең сумны тәшкил итә. Чәчү, урып-җыю вакытларында бу күрсәткеч ике тапкыр арта.

– Тырыш, булдыклы кыр батырлары 120 мең сумга кадәр хезмәт хакы алдылар. Бездән: «Акчаны аз түлисең», – дип киткән кеше юк. Авылдашлар өчен мәктәптә укучы баласына Казаннан бер яки ике бүлмәле фатир алып кую – гадәти күренеш, – дип елмая җитәкче.

Нинди генә көчле хуҗалык булса да, һәр чорның үз авырлыгы бар. Тик Илгиз Хәйруллин алар турында сөйләргә яратмый.

– Проблемаларсыз гына булмас инде ул, иң мөһиме: алар хәл ителә, – ди ул. – Эшне яратып эшләмәсәм, 33 ел монда була алыр идемме икән? Хуҗалыкны җитәкли башлаганда 27 яшь иде бит миңа. Энергиянең беткән вакыты да була аның. Әгәр төшенкелек озакка сузылса, җитәкче булып бөтенләй эшләп булмас иде. Шуңа күрә үзеңне тиз арада кулга алырга кирәк.

Эшлисе килеп эшләү

Бүген җирлектә 1362 кеше яши. Шуларның 650се – Түбән Бәрәскә авылында. Бик матур мәдәният йортлары, мәктәпләре, балалар бакчалары (37 бала йөри), китапханәләре, берничә кибетләре, медпункт, данлыклы мәчетләре, ял парклары бар.

– Авыл җирлегенә караган күп мәсьәләләрне Ленин исемендәге нәселле терлек заводы ярдәме белән хәл итәбез, – ди авыл советы башлыгы Аида Фатыйхова. – Авылларыбызда  терлек  асрау өчен дә мөмкинлекләр зур. Шәхси хуҗалыклар күмәк хуҗалык тарафыннан  җитәрлек  күләмдә  терлек азыгы белән тәэмин ителә. Безнең авыл җирлегендә 910 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 495 е – савым сыерлары.  Дәүләткә сөт тапшырып, 11 айга халык 61 миллион сум акча алды. 14 башка кадәр савым сыеры асраучы гаиләләр дә бар. Шәхси хуҗалыкта савым сыерларын саклау максатыннан уздырылган республика программасы нигезендә терлек асраучыларга быел барлыгы 2 миллион 722 мең 508 сум субсидия бирелде.

Элек авылларда «ферма кызлары»ның зур даны, абруе бар иде. Шөкер, алар бүген дә төшеп калганнардан түгел. Эшләрен һәм авылларын яратып, гөрләтеп яшәп яталар. Бүген хуҗалыкта 26 сыер савучы эшли. 23 елдан артык эш стажы булган Ләйлә Уткина да юкка гына авылда калырга булмаган.

– Әти-әни гомер буе колхозда эшләде, шуңа күрә үземнең дә авылда каласым килде. Яңа комплексларда, яхшы шартларда эшлибез. Элек кул хезмәте күп иде. Хәзер анысы азрак, ләкин саварга сыерлар күбрәк. Акчаны вакытында бирәләр, эшкә барасы килеп барабыз. Авылда хезмәт хакы аз, дип уйларга кирәкми, шәһәрдә дә бар җирдә дә артыгын бирмиләр. Ирем шушында ук оператор булып эшли. Ул да яхшы акча ала. Җитәкчебезнең терлекчеләргә карата хөрмәте бик зур. Бүләкләрен дә мулдан бирә, рәхәтләнеп ял да иттерә белә. Хезмәте дә авыр, хөрмәте дә бар. Без канәгать, – ди ул.

Ләйлә апаның гаиләсендә ике бала үсеп килә. 10 яшьлек уллары инде бүгеннән үк: «Теләсә нәрсә эшләгез, тик мин авылда калам», – дип әйтә икән.

– Авылда бик рәхәт безгә. Үзебезгә дә, балаларга да барлык мөмкинлекләр бар. Кая телиләр, шул түгәрәкләргә йөриләр. Авылның һәр мәшәкатен яратам. Фермадан кайткач, өйдәге малларны карарга да бик теләп чыгам. Бозауларын көтеп алам. Сөтләре әйбәт булса, күңел үсә. Акчасын көнендә бирәләр. Күпме хезмәт керсә дә, акчасын алганда «күктән төшкән керем» дип кабул итәбез. Тизгә генә булса да Казанына да барып кайтабыз. Башка авылларга концертлар белән дә йөрибез, – ди ул.

Башка сыер савучы апалар – Ләйлә Шәрәфетдинова белән Әлфия Кадыйрова да эшләрен дә, авылны да бик яратып яшәүләрен сөйләделәр.

– Шәһәр тормышы белән авыл тормышын чагыштыру бар инде ул. Бер ара кызыгып та куябыз. Эшен эшлиләр дә, ялын ял итәләр, барасы җирләренә баралар, дибез. Ләкин терлек асрамаучылар авылда да нәкъ шулай яши хәзер. Авылның киләчәге юк, дигән сүзләр минем күңелемне кыра. Бар аның киләчәге, нишләп булмасын ди?! Яшьләр кайта бит әле, менә дигән итеп йортларын да салып керә. Шулай булгач, начарын уйлыйсы килми, – ди Әлфия Кадыйрова.

Урта буын гына түгел, ел саен ике-өч кенә булса да яшь-җилкенчәк тә кала авылда. Фермадагы апаларның уң кулы ветврач Илшат Шакиров – әнә шундыйлардан.

– Шәһәрне яратмыйм мин. Анда барган саен башым авыртып кайта. Юллардагы бөкеләр җанга тия, ишегалларында машина куярга урын табып булмый. Ә авылда рәхәт, тыныч. Бөтен әйбер бар. Хатыным һәм ике балабыз белән әти-әниләр янында төп йортта яшибез. Аралашырга, гаиләләр белән йөрешергә яшьтәшләребез дә җитәрлек. Әйтик, без мәктәпне 13 кеше бетердек, өчебез авылда калды. Шуңа күрә мин, авылны яманлап, бер генә сүз дә әйтә алмыйм, – ди яшь белгеч.

Менә шулай яшәүнең дә, эшләүнең тәмен белеп, бүгенгесенә шөкер итеп, киләчәгенә матур өметләр баглап яши Түбән Бәрәскә халкы.

 

 

 

 


Фикер өстәү