22 декабрь. Шәхесләр

Сәясәтче Яков Шейнкман 1890 елның 22 декабрендә Тубыл губернасында туа. 1917-1918 елларда Казанда төрле җитәкче вазифаларын башкара:  Казан ревкомы, Казан советы һәм РСДРП комитеты рәисе, аннары Совнарком рәисе һәм Казан Совет эшче-крестьян республикасының азык-төлек халык комиссары була. 27 яшендә Казан Кремле диварлары янында атып үтерелә. Хәзер андагы төп урам Шейнкман проезды дип атала.

Рус химигы Владимир Марковников 1837 елда туа. Казан университетында укый һәм укыта. 1868 елда рус химия җәмгыятен оештыручыларның һәм рус телендә химия журналын чыгаруның актив инициаторларының берсе була. 2020 елның августында Рөстәм Миңнеханов Республикада В.В. Марковников исемендәге Халыкара премия булдыру турындагы указга кул куя. Ул «органик химия өлкәсендәге күренекле фәнни хезмәтләр, фәнни ачышлар һәм уйлап табулар өчен» бирелә.

Татар шагыйре, тел галиме Мостафа Ногман 1912 елның 22 декабрендә Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Татарстанның Арча районы) Кызыл Яр авылында туа. Казан педагогия техникумын бетергәч, укытучы булып эшли, Бөек Ватан сугышында Совет Армиясендә хезмәт итә. 1945 елда армиядән демобилизаияләнгәч, Мостафа Ногман Казанга килә һәм ике елга якын «Пионерская правда» газетасының Татарстандагы үз хәбәрчесе булып эшли. Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институтыннан соң СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле буенча аспирантурада укый. Шундагы гыйльми эзләнүләрен гомумиләштереп, 1964 елда «XVII – XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр» дигән темага диссертация яклый.

Тел белеме өлкәсендә әһәмиятле гыйльми тикшеренүләр алып бару белән бергә, Мостафа Ногман – шигърият жанрында актив эшләгән һәм үзенчәлекле эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре Бөек Ватан сугышы чорында языла һәм басылып чыга. Сугыштан соңгы елларда ул шигърияттә үз юлын табарга омтыла: лирик һәм публицистик шигырьләр, тарихи һәм революцион үткәне, Бөек Ватан сугышы героикасын тасвирлаган поэмалар иҗат итә. Ахырда, җыр жанрына тукталып, шигъри талантын аеруча шушы өлкәдә ныграк ачуга ирешә. 50нче еллардан башлап, композиторлар тарафыннан шагыйрьнең җиде дистәдән артык шигъри әсәре музыкага салына.

Гомеренең соңгы уналты елында (1960–1976) ул Казан университетының тарих-филология факультетында студентларга фарсы һәм борынгы татар теле укыта.

 

 

 


Фикер өстәү