26 декабрь. Шәхесләр

Татар язучысы Габделгазиз Сәлахетдин улы Усманов 1905 елның 26 декабрендә Әстерхан шәһәренең Тияк бистәсендә эшче гаиләсендә туа. 1925 елда Газиз Иделле Казанга килә һәм 1930 елга кадәр башта Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) аппаратында, соңыннан «Безнең юл», «Атака» (хәзерге «Казан утлары») журналлары редакцияләрендә сәркатип булып эшли, бер үк вакытта әдәби иҗат эшчәнлеген дә активлаштыра.

1930 елда аның хикәяләре тупланган «Пумала башлар» исемле беренче китабы дөнья күрә. Газиз Иделле – прозаның барлык жанрларында диярлек – хикәя, нәсер, повесть, очерк, юмор-сатира, мемуар, драматургия төрләрендә каләм көчен сынап караган язучы. Гомеренең соңгы елларында Газиз Иделле истәлекләр яза.

Ул 1985 елның 27 июлендә Казанда вафат була.

Лингвист, фольклорчы, Казан педагогия институты доценты Хәкимов Нигъмәтулла Гыйниятулла улы Уфа губернасының Златоуст өязе Еланлы авылында дөньяга килә. 1917-1921 елларда Уфа, Казан, Оренбург, Ташкент газеталарында орфографиягә багышланган мәкаләләре чыга.

1928 елда Ленинград Шәрык институтында укыган вакытта Урта Азия, Башкортстан, Идел буена кулъязмалар һәм фольклор материалларын җыю өчен чыга. Себердәге бер татар авылында «Идегәй» дастанының иң тулы һәм дөрес бер вариантын терки.

1936 елның ноябрендә НКВД ның милли зыялылар арасындагы террористик төркемнәрне юк итү буенча Бөтенсоюз Новаторлар акциясендә кулга алына. 1937 елның 3 августында аңа иң югары хөкем карары чыгарыла һәм шул көнне үк атып үтерелә.

Татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, Гражданнар сугышы Герое, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Шамил Хәйрулла улы Усманов 1898 елның 26 декабрендә Сарытау губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәлдәнге авылында туа.

1917 елның мартында ул большевиклар фиркасе сафына баса. 1927 елда Шамил Усманов Хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм радиостанция төзү буенча республика Халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, 1930 елдан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.

Шамил Усманов татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернациональ тел — эсперантоны популярлаштыру, республикада радиотапшыру эшләрен киңәйтү кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият-сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләре белән дә 20-30нчы еллар татар публицистикасында чыгыш ясый. Ул – Татарстан радиокомитетының беренче җитәкчесе һәм дикторы.

Шамил Усманов 1937 елның 3 декабрендә Казанда җәзалап үтерелә.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү