Алдагысы өметле. Татарстан Рәисе узып баручы елга йомгак ясады

Безгә телефонны сүндерергә ярамый! «ВТ» хәбәрчесенең: «Графигыгыз бик тыгыз. Телефонны сүндереп, рәхәтләнеп бер ял иткән чагыгыз бармы?» – дигән соравына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип җаваплады. «Кайвакыт анда начар хәбәрләр генә түгел, яхшылары да була.

Телефонны сүндерергә ярамый шул безгә, эшебез шундый. Әмма ул ял итәргә комачауламый. Буш вакыт булганда ял итәбез. Спорт белән шөгыльләнергә, кем беләндер очрашырга, каядыр барырга мөмкин», – диде Татарстан Рәисе журналистлар белән ел йомгакларына багышланган очрашуда. Традицион чарада ил-көн вакыйгалары, сөенечләр һәм көенечләр, яңа максат-бурычлар турында да сүз булды.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, аларның гаиләләренә ярдәм турында

Очрашуның нәкъ менә шул хакта сөйләшүдән башлануына гаҗәпләнерлек түгел, билгеле. Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм темасы һәр көнне кузгатылуын искәртте.
– Һәркөн бу хакта иртүк фикер алышабыз. Республика дәрәҗәсендә генә түгел, һәр муниципалитет, һәр торак пункт, һәр предприятие төрле дәрәҗәдә гуманитар ярдәм программасына җәлеп ителгән, – диде ул. – Республика шефлыгындагы шәһәрләр бар. Саклану сәнәгате комплексы тарафыннан Баш Командующий куйган бурычлар үтәлә. Мобилизацияләнгәннәргә, контракттагыларга карата куелган бурычлар контрольдә. Безгә йөкләнгән бурычларны лаеклы үтәп киләбез.

Рөстәм Миңнеханов чыгышы белән Татарстаннан булган Геройлар санының артканнан-арта баруын искәртте. Гуманитар йөк юллауда төрле компанияләр, физик затларның өлеше зур булуын да билгеләп узды ул. Рәис район-шәһәр башлыкларының да хәрби частьлар белән даими элемтәдә булуын әйтте.

– Махсус хәрби операциядәге кешеләребез Россия дәүләте мәнфәгатьләрен яклый. Безгә каршы торган илләр дә бар, Россиянең куәтле булуын теләмиләр. Шулай да без, бөтен Россия халкы, шул исәптән Татарстан да җиңү көтәбез, шул җиңү якынайсын өчен, бөтенесен эшлибез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

М12 трассасы турында

Каләм ияләре узып баручы елның иң истә калган тагын бер вакыйгасы уңаеннан да сорау бирми кала алмады. Рөстәм Миңнехановның Мәскәүдән Казанга кадәр яңа ачылган М12 трассасын беренчеләрдән булып сынап каравы беркемне дә битараф калдырмады. Журналистлар белән очрашуда исә Рәис аны Татарстан өчен зур бүләк дип атады. Хәзер Мәскәүгә самолетта очаргамы, поезд белән барыргамы дип баш ватасы булмавын да искәртте ул.

– Территорияне үстерүдән тыш, ул – безнең икътисадка да зур ярдәм. Аннан җилдергәндә бер сулышта Мәскәүгә барып җиткән кебек тоела. Бер светофор әсәре юк. Тыныч кына баруыңны беләсең. Бу бит – куркынычсызлык та дигән сүз. Барысы да эшли. Дүрт хезмәт күрсәтү үзәгендә дә булдым. Кибеткә керәсең, анда – туклану ноктасы, хәләл ризык, намаз уку бүлмәсе. Барлык уңайлыклар да бар. Шунда ук «Татнефть»нең өч станциясе урнашкан. Барысын карадым – барысы да эшли, барысы да уйланылган. Миңа калса, бу – бик зур бүләк, – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге трассаның 142 чакрымы Татарстан аша узуны да телгә алды ул. Икенче өлеше 80–90 чакрымга сузылачак. Аның аша Чаллы белән Түбән Каманы урап узарга мөмкин булачак. Рөстәм Миңнеханов Алексеевск – Әлмәт трассасын да телгә алды.

– Аны да карап кайттым. Бик күп юл һәлакәтләре теркәлә торган катлаулы трасса. Киләсе елга ул да кулланышка тапшырылачак. Дәүләтебезнең үсешен күрсәтүче бер билге дә бу, – диде Рәис.

Кадрлар кытлыгы турында

Татарстанда инженер белгечлекләр өчен мохит тудырырга кирәк һәм бу юнәлештә эш алып барыла инде. Республикадагы кадрлар дефициты турындагы сорауга җавапны Рөстәм Миңнеханов шуннан башлады.
– Хәзер бит ЕГЭ пәйда булды. Яшь чакта «бишле» алу җиңелрәк булган иң җайлы һәм кыска юлны сайлыйсы килә. Математика, физика, химия кебек катлаулы фәннәрне сайлаучы сирәк. Шуңа күрә без яшьләрдә инженерлык тармагына барасы килү теләге уята торган мохит тудырырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе фикеренчә, инженер кадрларны башкала вузларында гына түгел, әйдәп баручы оешмалар каршында да әзерләргә кирәк. Бу урында Әлмәттәге югары нефть мәктәбе каршында эшләп килүче уку-лаборатория корпусын мисалга китерде ул. Якын киләчәктә Түбән Камада да шундый ук белем оешмасы пәйда булачак.

– Уку йортлары җитештерүгә якынрак булырга тиеш. Юкса студентлар укыйлар, аннары җитештерүгә киләләр дә тәҗрибә җитеп бетмәгәнлеген аңлыйлар, – диде Рәис.
Рөстәм Миңнеханов дөрес миграция сәясәте булдырырга кирәклеген дә искәртте. Аерым алганда мигрантларны эшкә әзерләргә кирәклеген ассызыклады ул. Якын арада Үзбәкстан белән шундый килешү төзергә җыеналар.

– Белгечләрне йә анда, йә өлешчә монда әзерләргә кирәк. Шул рәвешле оборона сәнәгатендә, машина төзелеше тармагында булган проблемалар да хәл ителер иде. Мисал өчен, шул ук КАМАЗ заводына гына да алдагы биш елда 19,5 мең кеше җитми. Аларны әзерләргә кирәк. Моны бер көндә генә эшләп булмый. Базарны күзәтергә, алдан күреп планлаштырырга кирәк, – ди Миңнеханов.


Идел саегу турында

Татарстан Рәисе бу уңайдан да фикерен белдерде. Елганың бүгенге аянычлы хәле аркасында миллионлаган кешенең зыян күрүен дә искәртте.

– Идел – сусаклагыч һәм электр станцияләренең шарлавыгы ул. Үлчәү бер якка авышса, кайдадыр нәрсәдер җитмәячәк. Идел, иң беренче чиратта, суднолар йөреше, эчәр су белән тәэмин итү өчен билгеләнгән. Су тирәнлеге өчен җавап бирүче хезмәтләр бер генә бурычны хәл итәргә тиеш түгел. Комплексы рәвештә хәл ителергә тиешле бурыч бу. Миңа калса, аны хәл итеп була. Ил башлыгы да шундый күрсәтмә бирде, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Һөнәрчелекне саклау турында

Узып баручы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы Казандагы данлыклы ЦУМ бинасында халык һөнәрләре үзәге төзү хәбәре белән дә истә калачак. Бүген бу тармакның ни дәрәҗәдә саклау-яклауга мохтаҗ булуы Арчада яшәүче данлыклы читек остасы Фәридә Кәримуллинаның видеомөрәҗәгатендә аеруча аермачык чагылды. Татарстанның элек-электән һөнәрчеләргә бай булып та, аларның сафы елдан-ел сирәгәя баруга брчыла ул. «Менә шушы мирасны саклап калып, киләсе буыннарга да җиткерәсе иде», – диде Фәридә ханым.

Рөстәм Миңнеханов ЦУМда көтелгән үзгәрешләрнең нәкъ менә шул максатны күздә тотуын искәртте.
– Бу мәсьәләне хәл итү өчен, без элеккеге универмаг бинасын сатып алдык. Анда сәүдә нокталары гына түгел, белем бирү секцияләре дә эшләячәк. Объект Казанның нәкъ үзәгендә, бик матур урында урнашкан. Без һөнәрчеләргә үз белем-күнекмәләрен арттыру өчен мәйдан бирергә әзер. Татарстан җитәкчелеге татарларның гына түгел, республикада яшәүче башка халыкларның мәдәни мирасын саклау юлларын да эзләүне дәвам иттерәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов эксклюзив рәвештә «ВТ» хәбәрчесенең тагын берничә соравына җавап бирде.
Тышкы сәясәт – мөселман илләре белән мөнәсәбәтләр юнәлешендәге бурычлар үтәлдеме? Кылган күпсанлы эшлекле сәфәрләрегезнең нәтиҗәсеннән канәгатьме сез?

– Россия һәм мөселман илләренең фикере бүгенге дөнья үсешенә кагылышлы күп кенә мәсьәләләрдә бер-берсенә туры килә. Сәүдә-икътисад һәм инвестицияләр юнәлеше үзара хезмәттәшлекнең әһәмиятле тарафы булып тора. Ислам икътисады дөнья икътисадының мөһим өлешен тәшкил итә. Халыкара сәүдәдә аның микъдары елдан-ел арта бара.
Бүген үзара товар әйләнешен үстерү, халыкара транспорт коридорлары эшен камилләштерү һәм уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөһим.
Ислам икътисадын үстерү юнәлешендә киләчәгебез бик өметле. Азык-төлек, туризм, медицина һәм башка өлкәләрдә хәләл индустрия актив үсеп килә. Мөселманнарга гына түгел, киңрәк аудиториягә йөз тоткан IТ технологияләргә уңышлы мисаллар бар. Татарстан ислам банкингын үстерү буенча сынау төбәкләренең берсенә әйләнде. Моннан тыш, ислам дөньясы белән фән, мәгариф, мәдәният, спорт, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү юнәлешендә актив эшлибез.
Безнең башкарган эшләрне саннар яхшырак күрсәтеп бирер. 2023 елның 9 аенда Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше 4 млрд 185 млн доллар тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу сан 2,3 тапкыр артты. Шунысы да игътибарга лаек: экспорт импорттан шактый күбрәк. Гыйнвардан сентябрьгә кадәр 3 млрд 724 млн долларлык продукция экспортка чыгарылган, ә импорт 460 млн доллар тәшкил иткән.
Быел Татарстанның Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Иран, Тунис, Мисыр кебек дәүләтләр белән товар әйләнеше аеруча зур.
Без уңышларның мизгел эчендә яуланмаганын аңлыйбыз, шуңа күрә ислам илләре белән мөнәсәбәтләребезне максатчан рәвештә үстерә барабыз. Эшебезнең нәтиҗәләреннән минем канәгать булу-булмавым турындагы соравыгызга «юк» дип җавап бирәм. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре белән үзара мөнәсәбәтләрне үстерүнең потенциалы бик зур. Мин үзебезнең тагын да яхшырак эшли алуыбызны анык беләм. Шуңа күрә алга баруны дәвам иттерәчәкбез.

Соңгы арада Татарстанда бер-бер артлы почта бүлекчәләре ябыла, эшләргә кеше юк. Хат, газеталарны ике атнага бер китерү очраклары күп. Дистә еллар буе эшләгән почта системасы юкка чыгып бара, ә бу – почтаның социаль институт буларак юкка чыгуы дигән сүз. Шуның белән беррәттән Татарстан – почта бүлекләрен төзекләндерү буенча актив эш башкарган төбәк. Бу четерекле мәсьәләне, әлбәттә, ил күләмендә хәл итү кирәк. Сез аны хәл итү юлларын нидә күрәсез?

– Почта бүлекчәсе иң әһәмиятле социаль объектларның берсе булып тора, бигрәк тә авыл җирлеге өчен. Республикада 1112 почта бүлекчәсе исәпләнә, аларда 8 меңнән артык хезмәткәр эшли, шуларның 3,5 меңе авыл җирлегенә карый. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә халык вакытлы матбугат яздыра, хат-хәбәрләр алып-җибәреп тора, акча күчерә, көндәлек кирәк-ярак товарлары сатып ала, ТКХ өчен түли, пенсияләр дә почта ярдәме белән ияләренә ирештерелә.
Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә авыл җирлегендә урнашкан почта бүлекчәләре яңартыла. Быел төзекләндерү-яңарту эшләре республиканың 22 районындагы 32 элемтә бүлегендә алып барылды. Киләсе елда бу эш дәвам иттереләчәк.
Чыннан да, бүген кадрлар мәсьәләсе аеруча катлаулы. Безгә 337 хат ташучы җитми. 106 элемтә бүлеге вакытлыча ябылган, шуларның 103е – авыл җирлегендәге бүлекчәләр. Шул ук вакытта почтальоннар өйдә хезмәт күрсәтүне дәвам иттерә, күчмә элемтә бүлекчәләре эшли. Аерым алганда, барлык пенсионерлар да үз вакытында пенсияләрен алып тора.

Әлбәттә, почта хезмәткәрләренең эштән китүендә төп сәбәп – хезмәт хакының җитәрлек булмавы. Бүген Татарстанда 2,8 мең авыл почтальоны минималь хезмәт хакыннан азрак акча ала. Хәзер аларның хезмәт хакын республикадагы минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә, ягъни 19 мең 565 сумга җиткерү мәсьәләсе хәл ителә.

 


Фикер өстәү