Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Айнур Сафиуллин белән очрашты

 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы, Россия Герое Айнур Сафиуллин белән очрашты. Республика башлыгы якташыбызны лаеклы бүләк алуы белән котлады.

Хөкүмәт йортында узган очрашуда Россия Героеның әти-әнисе һәм хатыны Дарья да катнашты. Билгеле булганча, гвардия капитаны Айнур Сафиуллинга Россия Герое исемен 19 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин тапшырды. Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучы 8 кеше Илбашы кулыннан бүләк алды.

Алдан хәбәр итүләренчә, Айнур Сафиуллин штурмлау отряды белән торак пунктны азат итүдә катнашкан. Ул үз солдатлары белән өч сәгатьтән артык дошманның контрһөҗүмен тоткарлап торган һәм, шәхси составны югалтмыйча, куелган бурычны үтәгән. Һөҗүм барышында Айнур Сафиуллин яралана. Моңа да карамастан, аның тәвәккәллеге һәм дөрес карар-гамәлләре уңышка ирешергә ярдәм итә. Бәрелеш барышында дошманның икедән артык взводы юк ителә, сигез кеше әсирлеккә алына, Javelin һәм NLAW ракета комплекслары кулга төшерелә.

– Чын күңелдән котлыйбыз, егет! – диде Рөстәм Миңнеханов Россия Герое белән очрашуда.

Татарстан Рәисе Айнур Сафиуллинның хезмәте, аның киләчәккә планнары турында сорашты, алга таба уңышлар теләде. Әңгәмә барышында башка темаларны да күтәрделәр.

Айнур Сафиуллинның әтисе дә – сугыш хәрәкәтләре ветераны. Ул Әфганстанда хезмәт иткән.

– Бу хәлләрне фронтта күрдем, анда, әлбәттә, куркынычрак. Мин улым өчен шатмын, аны кеше һәм командир буларак хөрмәт итәм, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан Альберт Сафиуллин.

 


Фикер өстәү