Әгерҗе егете Украина хәрби көчләре танкын, ике БМП, пехота позицияләрен һәм кимендә 20 националистны юк иткән

Россия солдатлары Украинада махсус хәрби операция барышында батырлык, хәрби осталык һәм үз бурычына тугрылык үрнәкләрен күрсәтә. Шуларның берсе – Әгерҗе 2нче мәктәбен тәмамлаган Сергей Гугало. Бу хакта “Агрызские вести” Россия Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Россия хәрбиләренең батальон-тактик төркеме (аның составында танк взводы төзәүче-операторы ефрейтор Сергей Гугало да була) бер торак пунктны азат итү өчен сан ягыннан күпкә өстен националистлар белән аяусыз сугыш алып бара.

Украина боевикларының танк ротасы пехота ярдәмендә, уңайлы урынга урнашып, торак пунктны саклый. Ефрейтор Гугало танк экипажы белән кинәт кенә бөтенләй көтелмәгән яктан дошманның танк ротасына һөҗүм итә. Дошман солдатлары, һөҗүмнән саклану өчен, танк көпшәләрен безнең егеткә таба бора башлый.
Сергей, тегеләр маташкан арада, танктан националистларга өч тапкыр атарга өлгерә. Ул Украина солдатлары танкын, ике БМП һәм пехотаның бер өлешен юк итеп, Россия хәрбияләренең уңышлы һөҗүменә ярдәм итә.
Татарстанның батыр егете, националистларның бертуктаусыз утка тотып торуына карамастан, тагын бер БМП һәм пехотаның оборона позициясен юк итә. Атыш барышында ефрейтор Гугало кимендә егерме боевикны юка чыгара.

Шулай итеп, Россия хәрбиләре, ефрейтор Сергей Гугало батырлыгы ярдәмендә торак пунктны тулысынча азат итүгә ирешә.


Фикер өстәү