Эшкуарлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узачак

Иртәгә, 19 июлендә 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында (Казан, К. Маркс ур., 31/7) Эшкуарлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узачак.

Тематик көн кысаларында Татарстан Республикасында эшкуарлыкны үстерү перспективалары һәм әлеге секторга дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышу булачак. Түгәрәк өстәл ВКонтакте социаль челтәрендәге төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе битендә трансляцияләнәчәк — https://vk.com/erpomogaet16.

Тематик чарада катнашучылар: Россия ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, «ОПОРА РОССИИ» төбәк бүлеге җитәкчесе, шулай ук Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Икътисад министрлыгы вәкилләре. Эфир тәмамланганнан соң экспертлар мөрәҗәгать иткән кешеләрне кабул итәчәк.

Кабул итүгә алдан язылу башланды. Мөрәҗәгатьне калдырырга һәм өстәмә мәгълүматны 8 843 238 1000 телефоны буенча ачыкларга мөмкин. Сорауларны шулай ук WhatsApp (8-987-205-00-63) һәм электрон почтага җибәрергә мөмкин op@tatarstan.er.ru


Фикер өстәү