Aurus компаниясе президентлар йөри торган Komendant вездеходын җитештерүгә әзерләнү турында белдергән

Aurus компаниясе күптәннән зарыгып көтелгән Komendant вездеходын җитештерүгә әзерләнү турында белдергән. Кыйммәтле автомобиль Татарстанның “Алабуга” махсус икътисади зонасында эшләп чыгарылачак.

Компаниядән хәбәр ителгәнчә, Aurus заводы гадәттәгечә эшләвен дәвам итә. Анда Komendant вездеходын серияләп җитештерә башлауга әзерләнәләр.

Автомобиль белән таныштыруның төгәл генә датасы һәм урыны турында шушы көннәрдә игълан ителәчәк.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, “Иннопром” күргәзмәсендә водородта эшләүче Aurus (бер заправкасы 600 чакрымга җитә ) белән таныштырылган. Автомобиль бер үк вакытта электрда һәм водородта эшли.


Фикер өстәү