Арулармы сез? Быелгы Питрауның күңелле мизгелләре – безнең РЕПОРТАЖДА

«Эй, без идек, без идек, менә без тагын килдек…» Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрауга диюем. Керәшеннәрнең «җөреш»ләре бу юлы да кояш баеганчы башланып, таң атканчы дәвам итте. Шул арада ниләр күреп бетергәнне хәзер сезгә дә сөйләрбез.

Ел саен ким дигәндә 50–60 меңләп кунак кабул итә торган Тырлау аланы турында ишеткәнегез бардыр инде. 16 июльдә дә халык шунда агылды. Татарстан районнарыннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән килеп күңел ачтылар монда. Ә кабул итүче як – мамадышлылар, елдагыча, киң мәйданда киң күңел белән каршы алып, җыруларның иң асылын, уеннарның иң күңеллесен, кыз-түтиләрнең иң чибәрен күрсәтте.

Бәйрәмнәрнең соңгысы

Питрау – Петр һәм Павел апостоллар хөрмәтенә уздырыла торган дини чарадан чын мәгънәсендә заманча, төрле милләт вәкилләрен бер аланга җыя торган матур бәйрәмгә әйләнде. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов шулай ди.

– Әлеге бәйрәм үсеп килүче буынга әхлакый һәм мәдәни тәрбия бирә, башка телләргә һәм мәдәниятләргә карата хөрмәт хисе уятырга ярдәм итә, милли мәсьәләләргә, тел һәм традицияләргә бәйле проблемаларга йөз тотарга өнди, алай гына да түгел, яшь, сәләтле артистлар һәм коллективлар да үзләрен күрсәтә монда. Питрау – безнең уртак бәйрәмебез. Быел да ул сезнең күңелләрдә күңелле хатирәләре белән истә калыр дип ышанам, – дип сәламләде ул.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов оештыручыларга барлык кунаклар исеменнән рәхмәт әйтте.

– Күпмилләтле Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре һәрвакыт киңлеге, матурлыгы белән шаккатыра. Бүген дә без – шундый бәйрәмнең шаһитлары. Килгән кунакларның күп булуы бик сөендерә. Һәр кеше бәйрәмнән канәгать калачагына шигем юк. Питрау – безнең уртак хәзинәбез бит ул. Без аны һичшиксез сакларга тиеш. Питрау учагының ялкыны безнең йөрәкләргә күчсен, барыбыз да сәламәт һәм бәхетле булыйк, – диде ул, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да котлау сүзләрен җиткереп.

Милли бәйрәмнәрнең иң соңгысы да ул – Питрау. Шуңа да ял итеп, көч туплап өлгерергә киңәш итте Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте башлыгы Иван Егоров.

– Хезмәтне һәм хезмәт кешесен данлау, табигатьне олылау безне көчлерәк итә, рухыбызны ныгыта. Питрау – республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәренең соңгысы. Ял итеп, җәйдән көч алып калыйк. Көзне тулы амбарлар һәм тыныч күңел белән каршы алырга язсын! – дип теләде ул.

Кыз кирәк тә каз кирәк

Милли бәйрәмнәрнең җырлы-биюле ачылыш тантанасы белән башланып китүенә күнегеп беттек инде. Питрауны оештыручылар, ай-яй, тырышкан – сәгать ярымлык (ә бәлки артыграк булгандыр) тамаша әзерләгән иде. Кунакларга туй «җола»сын күрсәтте алар.

Туйны бөтен кагыйдәләренә туры китереп, традицияләрен саклап алып бара торган җор телле тамадаларына кадәр бар иде. Һәм, билгеле, җырулар һәм биюләрсез дә узмады. Керәшен җыруларын беләсездер инде? Утырган җирдән биеп утырды тамашачылар да. «Туй»лары озакка сузыла башлагач кына туктадылар.

Йоласына туры китерсәләр дә, бик заманча иде туйлары. Милли ризыкларны да түтиең шәһәр урамнарында еш очрый торган «доставка» хезмәтендә эшләүчеләр кебек киенеп ташыды. Кияү һәм кәләш ягы кара-каршы басып, җырлы «баттл» оештырдылар. Керәшен җыруларын «рэп» стилендә тагын кайчан ишетер идек әле!

Туйдан сугышмыйча кайтып китмәүләрен дә белдек. Аңа кадәр көмешкәсен дә күтәреп куйдылар. Соңыннан халык алдында буш шешәләрен дә шактый озак «болгап» йөрделәр. Марат Әхмәтов әйтмешли, гайре табигый ачылыш булды ул. Бәйрәм булгач, хәлләрнең төрлесе була инде.

Тик менә шушы өлешнең озакка сузылуы бар кешегә дә ошап бетмәгән. Бер керәшен дустым белән сөйләшеп алдык, ул да, беренче килеп күргән кешеләр нинди фикердә калыр икән, дип борчыла иде.

Җырагаймасын ара

Инде менә Тырлау аланы буйлап «җөреш»не башлар чак җитте. Елдагыча, бәйрәмдә әллә ничә мәйданчык эшләде. Берәүләр зур сәхнәдә чыгыш ясаучы артистларны күреп калырга ашыкса, икенчеләр шул мәйданчыкларда уздырыла торган төрле уеннар, әйлән-бәйләннәргә таралышты.

Ә кемнәрдер «Димче почмагы»на барып, насыйбын эзләде. Монда килеп, кавышып, гаилә корып, матур тормыш кичерүчеләр 24 ел буена шактый җыелган икән инде. Махсус тактага исемнәрен һәм

телефон номерларын язып калдыручылар быел да күп иде. Кем белә бит, атаклы димче Аграфена Васильева кавыштырган парлар тагын да артып куяр әле.

Шулай дип теләдек тә, матур итеп бизәлгән ишегалларын күреп, «җырак араларны җакын итеп», республиканың төрле районнарыннан килгән керәшеннәр белән аралашырга ашыктык. Киемнәреннән алып, сөйләшүләренә кадәр һәркайсы үзенчәлекле бит аларның. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан килгән Ольга Харитонова авылларындагы һәр йорт тәрәзәсен диярлек бүген дә чигүле пәрдәләр бизәвен сөйләде.

– Без һәр бәйрәмне көтеп алып, бөтен җолаларны да үтәп яшибез. Балаларыбыз, оныкларыбыз да белеп, күреп үсә. Керәшеннәр электән чигүгә оста булган. Бүген дә чигәбез, йортларыбыз күз явын алырлык. Миңа кызыгып, оныкларым да чигүгә тартыла башлады. Күз нурларым – 8 оныгым, 1 оныкчыгым бар  минем, – дип сөйләде ул. – Бүгенге бәйрәмгә әбиемнең алача (җитеннән Тегелгән. – Ред.) күлмәген киеп килдем. Андый күлмәкне берәүдә дә күрмәдем әле.

Питраудан соң бер атна узуга, Корман боткасы пешерәселәре бар икән әле. «Игеннәр уңсын, яңгырлар яусын, балаларыбыз исән-сау булсын, дип тели-тели пешерәбез. Ботка пешә торган казанга ярманы иң башта авылның беренче нигезендә яшәүче хуҗалар салырга тиеш», – дип аңлатты Ольга түти.

Кукмара керәшеннәре элек-электән киемдә – кызыл төскә, җырларның көйлеләренә өстенлек бирә икән.

– Ул җырлар – 1994 елда ук барлыкка килгән «Карендәшләр» ансамбленең йөзек кашы. Шунысы сөендерә: «Карендәшләр»нең баласы – «Тәңкәләр» ансамбленә йөрүче балалар саны да елдан-ел арта. Өлкәннәр һәм үсеп килүче буын арасындагы элемтәләрне җыр һәм моң белән ныгыту – иң үтемле чараларның берседер ул, – дип сөйләде ансамбльнең җитәкчесе Светлана Тимофеева.

Төскә матур, эшкә батыр

Питрауның тагын бер йөзек кашы булган «Керәшен чибәре» бәйгесенең мәйданчыгы яныннан да болай гына узып китә алмадык. Чибәрлекнең нәкъ оясы бит ул! Керәшен кызлары башкалардан сылулыклары белән аерылып торуларын үзләре дә яшерми.

Төп бүләк – «Керәшен чибәре» таҗы өчен бу юлы 12 кыз көч сынашты. Матурлыкта гына түгел, үзләренең һәм башка милләт вәкилләренең йола-традицияләрен, милли бәйрәмнәрне белү, җыр-биюгә, телгә һәм сүзгә осталык – жюри әгъзалары әнә шулардан чыгып бәя бирде. Ярышның иң кызган мәлендә кызлар янына килеп, тагын да дулкынландырдым, ахры, үзләрен. Ләкин Балык Бистәсе районының Казаклар-Чаллысы авылы кызы Вероника Степанова сер бирмәде.

– Бәйгедә беренче тапкыр катнашуым. Айлар буе әзерләндек, дулкынланабыз, билгеле, – диде ул. – Өстемдәге киемнәрем көч бирә миңа. Тамаксам – әбиемнеке, күлмәгем – җырак түтиемнеке. Гомумән, безнең өйдә җиде буынның киемнәре саклана. Алар һәркайсы үзенчәлекле, тарихлары да шундый кызыклы. Үзебезнең традицион киемнәрне көндәлек тормышта да бик рәхәтләнеп кияр идем мин.

Бәйгедә Вероника «Йолаларны яхшы белүче» номинациясендә җиңде һәм III урынга лаек дип табылды.

Ә «Керәшен чибәре» таҗы бу юлы Мамадышта калды. «Иң-иң»е булып Мамадыш районының Шәдче Башы авылыннан Алёна Евдокимова танылды. «Бүген таҗ алу – максатым иде. Үзем өчен горурлык хисе кичерәм», – диде 2022 елның «Керәшен чибәре». Ул шулай ук «Иң җор телле» номинациясендә дә җиңү яулады.

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр

«Иң яхшы җыручы» – Эльза Гордеева (Балык Бистәсе);

«Иң яхшы биюче» – Алена Архипова (Мамадыш);

«Иң сөйкемле» – Светлана Иванова (Мамадыш);

«Халыкчан костюм иясе» – София Комиссарова (Чаллы);

«Этник костюм белгече» – Ксения Александрова (Менделеевск);

«Иң оста пешерүче» – Регина Мухина (Питрәч);

«Иң оста чигүче» – Светлана Егорова (Түбән Кама);

«Иң иҗади» – Лидия Михайлова (Кукмара);

III урын – Вероника Степанова;

II урын – Татьяна Ефимова;

Мамадыш районының «Керәшен чибәре» – Светлана Иванова.

Таң атканда

Тырлау аланында Питрау көнне таң атканчы күңел ачалар дип әйткән идем инде. Үзәк мәйдандагы уеннар иртәнге чык төшкәндә дә бара иде әле. Йокы дип тору юк – бәйрәм булгач, бәйрәм инде.

Көрәшчеләр дә беренче әтәчләр кычкырганчы бил алышты. Инде икенче ел рәттән Питрауның төп батыры исемен Зәй егете Радик Сәлахов яулады. Узган елдан аермалы буларак, быел ул 120 килолы тәкәсен яңа «Lada Largus» машинасында алып кайтып китте. Үсмерләр арасында Актаныш егете Илназ Шәмсиев батыр калды.

 Лилия Гыймазова

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү